tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Приморье крае җитәкчелеге белән очрашты
Милли Шура рәисе Приморье крае җитәкчелеге белән очрашты

Милли Шура рәисе Приморье крае җитәкчелеге белән очрашты

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән  Приморье краенда. Бүгенге эш сәфәре кысаларында Милли шура рәисенең көн тәртибендә Приморье крае администрациясе җитәкчелеге белән очрашулар булып узды. Васил Шәйхразиев Приморье крае эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты директоры Павел Ясевич белән очрашты. Очрашуда үзара хезмәттәшлек итү, мәдәни багланышлар һәм мәчет төзү мәсьәләре хакында сүз алып барылды. П.Ясевич Приморье крае “Туган ил” төбәк татар һәм башкорт оешмасының һәрвакыт хакимият белән килешенеп эшчәнлек алып баруын, барлык чараларда да актив катнашуын әйтте. Васил Шәйхразиев Владивосток шәһәрендәге җирле мөселман зиратының тула баруын исәпкә алып, Владивосток шәһәрендә яшәүче татарларның мөселманнарны җирләү өчен аерым урын, сектор бүлеп бирүен сораулары турындагы теләкләрен  җиткерде. Павел Ясевич күтәрелгән мәсьәләләрне игътибарга алып аларны хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкләрен бәян итте.

Соңрак Милли шура рәисе Владивосток шәһәренең башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Межонов белән очрашты. Шәһәр башлыгы Владивостокның үсеше, калада гамәлдә булган программалар турында сөйләде. Үз чиратында В.Шәйхразиев Татарстанның икътисади үсеше, Яр Чаллы шәһәре мисалында, муниципаль берәмлекләрдә алып барылган социаль-икътисади чаралар белән таныштырды. Очрашуда төп мәсьәләләрнең берсе Владивосток шәһәрендә төзеләчәк мәчет турында булды. Шулай ук Милли шура рәисе шәһәр башлыгына Владивостокта яшәүче татарларның  теләкләрен дә җиткерде. Асылда бу теләкләр мөселман зиратының тула баруын исәпкә алып, яңа зиратларда аерым мөселман секторы булдыру турында һәм татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршинның истәлеген мәңгеләштереп яңа урамнарының берсенә аның исемен кушарга тәкъдим итүгә кагылышлы иде.

Белешмә

Гыйльфан Батыршинның нәселе Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылыннан.  Ул  1914 елда туган.   Кызыл Армия сафларына алынгач, Гыйльфан Батыршин Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Шул чорда, 1938 елның җәендә, Япония армиясе Хәсән күле буендагы чик буе заставаларына һөҗүм итә. Нәкъ шул бүген Приморье краендагы Хәсән күле янында күрсәткән батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул татарлар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.

Гыйльфан Батыршин Бөек Ватан сугышында да алгы сафларда була. Сугыштан бик күп орден-медальләр белән майор дәрәҗәсендә кайта. 1947 елның көзендә аны башка хәрбиләр белән берлектә Хәсән күле буенда узган вакыйгаларның шаһиты буларак Токиога Хәрби трибунал утырышына чакыралар. Шуннан кайтканда 2 декабрьдә очкыч Владивостокка җиткәндә Тын окенга төшеп, һәлакаткә юлыга.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*