tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» фестиваленең беренче концертында өч премьера яңгырады
«Мирас» фестиваленең беренче концертында өч премьера яңгырады

«Мирас» фестиваленең беренче концертында өч премьера яңгырады

«Мирас» фестиваленең беренче концертында өч татар композиторының премьерасы яңгырады. Фестиваль концертлары Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза.

Күренекле композитор Рәшит Кәлимуллин яңа әсәрен – «Петербург новеллалары. Г.Тукайга багышлау» симфоник сюитасын «Мирас» фестивале өчен язган. Композиторны яңа әсәрен язарга Тукайның Петербургта булу тарихы рухландырган. «Татарстан композиторлары фестивальдә катнашу өчен тырышып музыка язалар. Оркестр оештырган бу фестиваль композиторларга иҗат итергә мөмкинлек бирә», – диде Рәшит Кәлимуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның «Петербург новеллалары. Г.Тукайга багышлау» симфоник сюитасы соңрак Петербургта һәм башка шәһәрләрдә дә яңгырарга мөмкин. Композитор аның премьерасының Казанда булдырырга теләгәнлеген әйтте.

«Фестиваль дүртенче ел рәттән ул шыгрым тулы заллар белән уза. «Мирас» фестивале безнең халкыбызга, композиторларга кирәк. Элек «Тамашачы йөрми бит», – диләр иде. Менә бит – йөриләр”, – ди Рәшит Кәлимуллин.

Фестивальдә Татарстан композиторлары Резеда Әхиярованың “Риваятьләрне искә төшереп” симфоник сюитасы һәм Илһам Байтирәкнең “Иртәне көткәндә” симфоник поэмасының да премьералары яңгырады.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы IV фестивале башланды. Концертлар 19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә үтә. Быелгы фестиваль Татарстан композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышлана. Фестивальне Татарстан Дәүләт симфоник оркестры уздыра. Арт-директоры – музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, Вадим Дулат-Алеев.

Рузилә Мөхәммәтова,Татар-Информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*