tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет бәйрәме»!
«Өмет бәйрәме»!

«Өмет бәйрәме»!

Сабантуйлар чоры июнь аенда төгәлләнсә дә, июльнең нәкъ уртасында республикабызда башкаларыннан аерылып торган милли бәйрәмебез узды. 15 июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туена кунаклар җыелды.

Әлеге Сабан туе, бер яктан авылларда узган милли бәйрәмнәрдән аерылмый да кебек: шул ук мәйдан, шул ук уеннар, шул ук кибетләр. Тышкы яктан шулай, тик рухи мохит бөтенләй башка төсмер алган. Ачылыш тантанасы вакытында балалар «Әссәлемегалейкем!» җырын башкарып әле якын тарихта булган туксанынчы елларны искә төшерде. Хәзерге яшүсмерләрнең әти-әниләре күбесе ул еллардагы яшь Муса Маликовның бу җырны башкаруын хәтерлидер. Үзенә күрә Татарстан гимнына әверелгән иде бу җыр замананында.

Гомумән, татарча аралашырга, татар теленә игътибарлы булырга

кирәк дигән фикерне Сабантуйга килгән дәрәҗәле кунаклар да җиткерде. «Бар нәрсә дә үзебездән тора. Әгәр дә без гаиләдә татарча аралашсак, бер-беребез белән авыз тутырып татарча сөйләшә алсак, милләтебезнең киләчәге бар! – дип сөйләде Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. — Әби-бабаларыбызның татарча сөйләшүе белән түгел, оныкларыбызның татарча сөйләшүе белән горурланырга кирәк. Бу Сабантуй безгә шундый мөмкинлек бирә дә. Әлеге күркәм бәйрәм – өмет бәйрәме!”.

Әлбәттә, җыр белән Коръән уку да үрелеп барды. Иң сөендергәне – Коръән сүрәләре сабыйлар тарафыннан укылды. Татарстан республикасының баш казые, әлеге Сабантуйның төп оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев бу уңайдан бер риваятьне искә төшерде.

“Бер кавемгә Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәкче булган. Фәрештәләргә болай дигән: “ Әгәр ул кавемдә берәр матурлык күрсәгез, миңа килеп әйтегез”. Шуннан фәрештәләр аңа, анда Коръән укучы бер сабый бар, диеп килеп әйткәннәр. “Алай булгач бу кавем өметле икән, газапны кичектерегез”, – дигән Аллаһы Тәгалә”.

Өйлә намазы вакыты кергәч исә мәйдандагы көрәш келәме зур бер намазлыкка әверелде. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин имамлык иткән җәмәгать намазы бәйрәм рухын арттырды гына.

Шунысы гаҗәп: намаз, Коръән уку Сабантуе уеннарын тулыландырып, бергә үрелеп барды. Балалар микрофон янына барып белгән сүрәсен укып килә дә, икенче мизгелдә инде көрәш келәменә йөгерә. Аннары я йөгерергә, я баудан күз йомып бүләк кисү уеынында катнаша. Әле һәрберсендә бер кочак бүләк җыеп чыга бит ул! Мәсәлән, баудан әйбер кисү уеына 200дән артык бүләк әзерләнгән иде! Йөгерергә дә шул кадәр бала катнашкандыр, алар тезелеп мәйдан ураганда боҗраның башы ахыры белән тоташып бетә язган иде.

Бүләкләре дә саллы! Иң кәттәссе, әлбәттә, милли бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәштә иде. Быел төп җиңүчегә скутер тапшырдылар! Ул Балтач районының Көек авылыннан Айзат Гәрәевка насыйп булды. Шунысы куанычлы: быел Айзат әлеге ярышларда алтынчы тапкыр катнашкан һәм дүрт тапкыр чемпион булып калган. Скутер җирәбә буенча быел гына чыккан аңа. Балтачның төрле авылларыннан җыелган яшь батырлар белән бергә Сабантуйда Арча, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Казан шәһәреннән дә егетләр бил алышты.

Җиңүчеләр:

 

36 килограмм:
1 урын – Линар Әүһәдиев (Алан, Балтач);
2 урын – Нияз Әскәров (Арбор, Балтач);
3 урын – Фәнзил Кәбиров (Арбор, Балтач).

50 килограмм:
1 урын – Инсаф Габдрахманов (Саба);
2 урын – Раил Вәлиев (Казан, “АК Барс”);
3 урын – Кәрим Ногманов (Әтнә).

65 килограмм:
1 урын – Айзат Гәрәев (Көек, Балтач);
2 урын – Инсаф Кәримуллин (Кукмара);
3 урын – Илгиз Галимов (Кукмара).

75 килограмм:
1 урын – Данил Хәйриев (Чаллы);
2 урын – Айнур Галимҗанов (Кукмара);
3 урын – Эмиль Мавлин (Теләче).

75 килограммнан югарыраклар:
1 урын – Булат Кәримуллин (Кукмара);
2 урын – Илсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач);
3 урын – Инсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач).


Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе турында фактлар:

— Әлеге Сабантуй 11 нче тапкыр уздырылды

— Беренчесе Балтачта, Гает бәйрәме көнне узган. Икенче елны – Карадуганда, өченче елны Бөрбашта үткәрелгән. Күчеп йөри торган итеп фаразланса да, Җәлил хәзрәт сүзләренчә, аннары авылга асфальт керү, мәктәп ачылу кебек сөенчеле вакыйгалар уңаеннан тагын Бөрбашта уздырылган. Шулай итеп монда “төпләнеп” калган.

— Бөтенроссия дигән статуска ия булса да, Казанда яки башка җиргә күчерергә исәпләре юк. “Анда балаларны уеннарга катнаштырып булмый, масштабы башка. Үзебезнең авылга ни җитә!” – ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

— Сабантуйны оештырырга 30лап кеше ярдәм иткән.

Җәлил хәзрәттән нәсихәт:

1. “Ш.Мәрҗани әйтеп калдырганча, өч әйбер диндә юк, ләкин алар динне сакларга ярдәм итә: кием, гореф-гадәт, тел. Сабантуй шушы өч әйбернең бергә җыелган ноктасы булып тора. Моңа тотынганда мөселман балалары күп түгел иде. Шуңа күрә берсен-берсе күрсеннәр, очрашсыннар дигән максат куелган иде. Авылның киләчәге яшьләрдә, алар авылда да яшәп булганын аңласын иде”.

2. “Пәйгамберебез (сгв) да көрәшкән, балаларны ярыштырган, авыр әйберләр күтәртеп ярышларда катнаштыра торган булган. Шуңа күрә ярышларда катнашу ул Пәйгамберебез (сгв)нең сөннәте”.

sabantuyjournal.ru

Илназ Фазуллин
Ринат Нәҗметдинов фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*