tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмаслык истәлекләр
Онытылмаслык истәлекләр

Онытылмаслык истәлекләр

Төмән өлкәсенең Аромаш районы Көсәйкүл авылы  сугыш елларында Омск өлкәсенә керә. Көсәйкүлләрне армия сафларына, Бөек Ватан сугышына Аромаш военкоматыннан озаталар. Бөек Ватан сугышыннан Көсәйкүлгә исән кайткан 37 сугыш ветераннарның берсе- Гайретдин Фәхретдин улы Рахматуллин була. Советлар Армиясендә хезмәтен тәмамлап туган ягына кайтырга җыенган яшь солдатны яңа сынау көтә. 1941 нче елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Г.Ф.Рахматуллин яу кырларында Ватаны алдында бурычын намус белән үти. Гайретдин фашист гаскәрләренең һөҗүмен үз күзләре белән күргән, батырларча сугышкан, иптәшләренең һәлак булганнарын йөрәге аркылы үткәргән, яраланган, пленда да булган, үзебезнекләр килеп аларны азат иткәннән соң кабаттан озын сугыш елларын үтеп кайткан якташыбыз. Гайретдин Фәхретдин улы Рахматуллин инде бакыйга күчкән булса да якташларының хәтерендә. Әле минем дә күз алдымда биек буйлы, матур йөзле, авылыбызның сугыш ветераны – Гайретдин бабай.

Аның тормыш юлын яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Сугыштан кайтып, матур, сабыр холыклы, уңган Өмелхәя апа белән гаилә корып биш бала үстерәләр. Үз йортларын төзеп, бакчада бәрәңге, яшелчә утырталар, мал-туар асрыйлар, тырышып яшиләр. Гайретдин Фәхретдин улы гомер буе колхозда, аннары совхозда эшли. Аның кулыннан бөтен нәрсә килә. Бригадир, мал караучы,  өлкәнәя бара каравылчы да була. Сугыш ветеранына тырыш хезмәте өчен совхоздан ялга путевка биргәннәрен хәтерләп сөйли кызы Динара. Күп вакыт узса да, ялга барган җиреннән сугышта узган җирлекләрне, узган сугыш юлларын Гайретдин абый барып күреп кайта. Сугыш елларны Украина фронтында фашистлардан халыкны азат итү бәрелешләрдә катнашуларын исенә төшереп сөйли. Вакыт искән җил кебек үтсә дә, мәрхәмәтсез сугыш еллары аның күңелендә тирән яра булып кала. Гайретдин Фәхретдин улы исән чагында утлы, онытылмаслык кайгы-хәсрәтле көннәрне, сугыш елларын сөйләүне яратмаган. Аның сугыш дигән афәтне бик сирәк очракта, күз яшьләре белән искә алып сөйләгәннәре әле якыннарының хәтерендә.

Якташларыбызның Бөек Җиңүне алып килүдә керткән өлешләре, тырышлыклары, түземлекләре, күрсәткән батырлыклары онытылмаячак. Орден, медальләр белән бүләкләнгән кадерле әтиләрен балалары, оныклары -бабалары Гайретдин Рахматуллинны Бөек Җиңү бәйрәме көнендә дә  хөрмәтләп искә алалар.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*