enrutat
Баш бит / Пензада «Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр» бәйгесе үтте
Пензада «Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр» бәйгесе үтте

Пензада «Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр» бәйгесе үтте

Пензаның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы «Татар кызчыгы — 2018. Нәни энҗеләр» бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 7 авылдан 7 — 9 яшьлек 11 кыз катнашты. Алар «Узем турында узем», аш-су, иҗади бәйгеләрендә көч сынашты. 

Чарада Пенза өлкәсе Кузнецк районы администрациясе башлыгы урынбасары С.Голованцева, Тарлак авыл җирлеге башлыгы В.Буланов, Пенза милли-мәдәни татар автономиясе рәисе ярдәмчесе Г.Сәфәрова, татар автономиясе әгъзасы Р.Зәлимов, мәчет имам-хатыйбы С.Бестянка катнашты.

Гран — прига 7 яшьлек Хөсәенова Ләйсән лаек булды. Барлык катнашучылар дипломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*