tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале уздырдылар
Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале уздырдылар

Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале уздырдылар

Польшада Сабан туен беренче тапкыр Җәннәт ханым Богданович hәм аның гаиләсе оештырган иде. Бу зур бәйрәмне үткәрүнең төп максаты – Польшада гомер итүче татар халкын берләштерү, милли традицияләрне башка халыкларга күрсәтү.

Крушиняны авылында узган Сабан туйлары бик үзенчәлекле. Бу бәйрәмдә тарихи вакыйгаларга – Речь Посполитая җирләрендә гомер иткән татарлар тарихына зур игътибар бирелә.

V Татар аш-суы бәйгесендә өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты. Шулай ук күчмә халыкларның ризыкларын әзерләүче оста пешерүчеләр дә табылды. Ерак илләрдән килгән кунаклар шулпа, сарык итеннән әзерләнгән тәмле ризыклар hәм казанда пешкән пылау белән сыйландылар.

Ике ел рәттән Сабан туе бәйрәмен уздырырга “Татар мәдәнияте җәмгыяте” фонды hәм Польша татарларының Крушиняныдагы мөселман җәмгыяте зур булышлык күрсәтә. Алар ярдәме белән милли киемнәр күргәзмәсе оештырылды, өстәлләрдән кайнар чәй, тәмле ризыклар өзелмәде.

Калининградтан килгән кунаклар Сабан туеның милли уеннарын оештырдылар – чиләк-көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, кашыккка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Әлбәттә, иң кызыгы – көрәш. Батыр көрәшчегә бүлөк итеп бәрән тапшырылды.

Милли бәйрәмне матур бизәкләргә баетучы, әлбәттә, Татарстаннан килгән артистлар иде – Резедә Төхфәтуллина, “Казан” бию ансамбле солистлары – Айнур Кантюков, Регина Мәрдәнова. Шулай ук Литва, Латвия, Белоруссия, Калининградтан килгән артистларны, Белостоктан “Бунчук” бию-вокал ансамбленең матур чыгышларын Сабан туе кунаклары алкышлап кабул итте.

Польшада гомер итүче татарлар быелгы Сабан туйларына матур нокта куйдылар дип әйтсәк, дөрес булыр. Тиңдәшсез бу бәйрәмнең эчтәлеген дөнья буйлап таралган татар халкы төрлечә баета. “Киләсе Сабан туйларына да сезне сагынып көтәбез”, – дип белдерде “Татар мәдәнияте җәмгыяте” фондының әгъзасы Мария ханым Хазбиевич.

Фәүзия Хадиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*