tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза
Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза

Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку бәйгеләре башланып китте. Мөхтәсибәтләрнең күбесе аны мәктәп каникуллары вакытына планлаштырып куйса да, кайсыбер районнарда алар уздырылды инде. Апас, Биектау, Лаеш, Әгерҗе, Саба мөхтәсибәтләре – шулар арасында.

Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора. Бәйге, балаларның яшенә карап, өч төркемдә (номинациядә) уздырыла:

Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-II сыйныф балалары. Алар ике рәкагатьле намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча гади сорауларга җавап бирергә тиеш.

Икенче төркемдә – III-IV сыйныф балалары көч сынаша. Алар билет буенча биш вакыт намазның берсен кычкырып укып күрсәтергә һәм “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не яттан сөйләргә һәм иман шартын белергә, кыска сорауларга җавап бирергә тиеш.

Өченче төркемдә катнашучыларга – V-VI сыйныф укучыларына таләпләр тагын да зуррак: биш вакыт намазлар арасыннан берсен кычкырып укып күрсәтү белән берәттән, аларга “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не, азанны, азан догасын һәм “Тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Әл-Фәтиха” сүрәсенең тәфсирен белү дә шарт итеп куела, моннан тыш, алар ислам дине буенча кыска сорауларга да җавап бирәчәк.

Мөхтәсибәтләрдә уздырыла торган намаз уку бәйгеләрендә малайлар һәм кызлар катнаша ала. Мөгаллимнәрдән, имамнардан торган мәртәбәле жюри бәйгедә җиңүчеләрне ачыклаячак. Катнашучыларга бирелгән бәя баллары тигез булган очракта “Ничә вакыт намаз укуы”, “Киеме” игътибарга алыначак.

Яшь буынга рухи тәрбия бирү, шәригать кануннарын, ислам динен һәм Коръәнне өйрәнүдә кызыксыну тудыру максатыннан, намаз уку бәйгесеннән тыш, Татарстан мөхтәсибәтләрендә башка дини бәйгеләр дә үткәрү күздә тотыла. Мисал өчен, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Әмәт бистәсендәге Өмет мәчетендә Коръән бәйгесе үткәрәчәк. 31 мартта узачак дини ярышта 15 яшьтән дә зур булмаган малайлар һәм кызлар катнаша ала. Шул ук көнне Коръән укучылар бәйгесе Казанның “Гаилә” мәчетендә дә узачак.

Балалар белән бергә намаз бәйгеләренә килгән әти-әниләр өчен дә конкурслар үткәреп, вакытны файдалы оештырырга омтылучылар бар. Мисал өчен, Кукмара мөхтәсибәте 30 март көнне балалар намаз укып көч сынашкан арада, 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дога кылу бәйгесе үткәрәчәк. “Яшьләрнең, әти-әниләрнең догаларны белү дәрәҗәсен сынаячакбыз. Шул рәвешчә, алар догаларны киләчәктә сабый балаларга, яшүсмерләргә өйрәтәчәк”, – дип аңлата оештыручылар.

Балалар арасында намаз уку бәйгесе – халыкны гыйбадәт кылырга өндәү максатыннан уздырыла торган Диния Нәзарәтенең бердән-бер проекты түгел. Һәр атнаның шимбә көнендә Казанның Галиев мәчетендә «Ислам. Беренче адымнар» да уңышлы эшләп килә. Ул намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирә. Дәресләргә 14 яше тулган һәркем йөри ала. Хәзерге вакытта 110 кеше катнашкан проектның тантаналы ябылу тантанасы 6 апрельдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узар дип көтелә. Был “Ислам. Беренче адымнар”ны 170 кеше тәмамлады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*