tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов балалар өчен татар телендә «ШАЯН ТВ» телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты
Рөстәм Миңнеханов балалар өчен татар телендә «ШАЯН ТВ» телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Рөстәм Миңнеханов балалар өчен татар телендә «ШАЯН ТВ» телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Кичә «Яңа гасыр» ТРКда «ШАЯН ТВ» балалар өчен тәүлек буена татар телендә тапшырулар алып баручы телеканал эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Яңа гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов белән бергә, Татарстан Президенты телестудиядә булды, анда ул балалар өчен программалар әзерләү белән танышты, шунда катнашучы балалар белән сөйләшеп торды. Аннары Рөстәм Миңнеханов аппарат-студия блогына китте, анда яңа телеканалга рәсми старт бирелде. Татарстан Республикасы Президентына тапшырулар үзенчәлеге һәм төп тематик блоклар турында сөйләделәр.

«ШАЯН ТВ» 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар аудиториясенә исәпләнгән. Программада 20 дән артык танып белү, белем алу һәм зирәклек тәрбияләүче оригиналь программалар, уен-тамашалар һәм викториналар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, балалар мультфильмнар, татарчага тәрҗемә ителгән фәнни-популяр, документаль һәм нәфис жанрдагы әсәрләр карый алачак.

Тапшыруларның төп өлеше 6 сәгатьлек блок, аңа үзләре җитештергән программалар һәм татар теленә тәрҗемә ителгән контент керәчәк. Башта «ШАЯН ТВ» трансляциясе «Таттелеком» кабельле челтәрендә алып барылачак. Киләчәктә спутник тапшыруларга чыгу каралган.

Балалар телеканалы вәкилләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнехановка shayantv.ru сайтын тәкъдир иттеләр, бу сайт та эшен бүген башлап җибәргән. Бу сайт аша канал контенты белән онлайн форматта Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныша алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*