tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан сәнгатькәрләре концертын карады
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан сәнгатькәрләре концертын карады

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан сәнгатькәрләре концертын карады

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уза. Чараның төп вакыйгасы – Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать әһелләренең гала-концерты.

Бүген, 17 августта, узган концертта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Әлеге чара Россия халыкларының үзара дус һәм тату яшәүләрен, төбәкләрнең социаль һәм икътисади, мәдәни яктан элемтәдә торуларын күрсәтә.

Концерт программасында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Алсу Абрамова, Татарстанның халык артистлары Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Альберт Җәлилов һәм башкалар катнашты. Концертны Резеда Саляхова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*