tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап басылды
Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап басылды

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап басылды

Ниһаять, китап басылды. Күпләргә узган дәверләрне бүгенге көн белән чагыштырып, үткәннәрдән гыйбрәт алу өчен киң мөмкинлекләр туды.

Монда күп мәгълүмат бирелсә дә, бар нәрсә дә ачыкланып язылды дип әйтеп булмый.

Авылыбыз тарихы биредә йөзләгән еллар буена яшәгән, дистәләгән мең кешеләгәрнең язмышын үз эченә алган. Ул каршылыклы, катлаулы, бай һәм тирән

Бу китапта кемнедер мактап, кемнедер хурлап, кемгәдер ярарга тырышу, кемгәдер нәфрәнеп язу максаты куелмады. Һәрнәрсә киңәшеп, уйлашып язылды. Бәлки кайсыдыр җирләрне киңәйтеп, тирәнрәк язу кирәк диючеләр дә булыр. Ниндидер мөһим вакыйгаларның, кайбер данлыклы тормыш кичергән кешеләрнең дә читтә калуы ихтимал.

Мәсъәлән, төрле локаль сугышларда катнашучылар турында аз язылды. Алар турындагы материалларның күбесен архивтан да, туганнарыннан да алып булмый. Болар әле күптән түгел генә булып узган вакыйгалар булса да.

Һәрнәрсәнең юл башы, башлангычы бар. Менә бу китап та, авылдагы кайбер вакыйгалар, кешеләр турында язуны дәвам итәргә бер сәбәпче булсын иде.

Бу китапны кемдер зурлап кабул итсә, кайберәүләр аны хурлап, нинди дә булса канәгатьсезлек белдерүе дә ихтимал. Шулай да ул чын күңелдән, изге хисләр белән сугарылып язылды. Монда кешеләрнең тирән хисләрен уятып, алар үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бергә бәйләп фикер йөретсеннәр иде дигән максат куелган иде.

Бу уңайдан Әсгать углы Рәфыйк Ваһаҗевның: “Мин кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәм. Тик алар киләчәктә ничек тә яхшырак, җайлырак булсыннар өчен тырышам!” – дигән сүзләрен телгә аласы килә.

Менә бу китап кемгәдер кыенлыкларны җиңәргә, яисә туганлыкны арттырырга, туган ягыңа мәхәббәт уятырга, үз тамырларыңны танытырга ярдәм итсә – димәк аны булдыру өчен алты ел буена куелган хезмәт бушка китмәгән дип уйларга мөмкин.

Һәр кешенең, гаиләнең, авылның һәм һәр халыкның үзенә генә хас булган үзенчәлекләре бар. Иске Ярмәк авылында дәһшәтле заманнарда төрле яклардан бирегә килеп төпләнгән халыкның дәвамчылары яшиләр.

Авыл халкының тупланышы — ул төрле яктагы чишмәләрдән уйсу җиргә җыелган тирән сулыкны хәтерләтә. Бирегә килеп төпләнүче нәселләр арасында берәүләр һөнәр осталары, икенчеләре – уңган игенчеләр, башкалар җыр-биюгә, сүзгә осталар, көрәшчеләр, имчеләр һәм башкалар да булганнар.

Аларның бер халык булып оешуы — төрле чәчәкләр бәйләмен хәтерләтә. Бәлки шуңа да, биредән күп сәләт ияләре чыгып, авылыбыз данын еракларга җиткереп танытканнар.

Ярмәк халкының холкы катлулы һәм үзенчәлекле. Аның үзенә генә хас булган сөйләме, биюе һәм җыры бар. Биредә эшкә дә, телгә дә, җыр-моңга һәм биюгә оста халык яши. Мондагы спорт сөючеләрнең, белемгә омтылучыларның, һөнәр осталарының күплеге дә элгәредән, тирәннән килә.

Артка әйләнеп карасак, авыл һәрвакытта үсеш юлында булды. Ул матур итеп төзелде. Авыл кырларында мул уңыш алынды. Малчылык фермалары заманча төзелеп, аларда һәр көнне унар тонна сөт һәм һәр елда йөзләгән тонна ит җитештерелде. Колхоз иң алдынгылар исәбендә булып, миллионлаган табыш алды.

Авыл мәктәбендә меңнән артык бала укыды. Андагы укыту-тәрбия эшләре һәрвакытта югары дәрәҗәдә булды. Биредәге мәктәптә укыган йөзәрләгән кеше киләчәктә югары белем алып, гыйлем ияләре, оста белгечләр булдылар. Авыл халкындагы генофонд беркайчан да кимемәс, саекмас кебек тоела иде

Авыл халкы колхозда да батырып эшләделәр, шәхси хуҗалыкларын да уңышлы алып бардылар. Иртә-кичләрен авыл урамнары тулып көтүләр уза торган иде. Урамнарда шау-гөр килеп балалар уйнады. Чәчүләр вакытында, урак өстендә, печән вакытында авыл халкы умарта күчедәй гөжләп торды.

Кызганыч ки, боларны инде сагынып сөйләргә генә калды.

Безнең бабаларыбызның тормыш юлы авыр, ләкин дә тирән эзле, бәрәкәтле булган. Алар туган телебезне, туган җиребезне, Ислам динен үз җаннарыннан да кадерлерәк итеп саклап килгәннәр һәм буыннан-буынга амәнәт итеп тапшырганнар.

Еллар дәваамында авылыбыз матурланды, гөлбакчага әверелде. Кырлар, урманнар, әрәмәләр, күлләр һәм Сок елгасы элгәредән яшәү нигезе, тормыш чыганагы булдылар.

Боларны исәпкә алып, авылның бүгенгесен, бигрәк тә киләчәген уйлаганда башка төрле уйлар килә: “Безнең гомер юлында, бездән соң нинди эзләр кала соң? Безне дә шундый рәхмәтлек хисләре белән телгә алучылар булырмы? Авылда җир эшкәртеп тормыш итәрлек, монда яшәп көн күрерлек, үзебезнең татар халкы яши алырмы икән биредә? Җирләр кем кулына калыр?”

Бу уңайдан Хәния Фәрхи җырындагы: “Гомер уза диләр, гомер узмый, без үтәбез гомер юлыннан!” — дигән канатлы сүзләр искә төшәләр. Әйе шул, тормышны җайга салу, гыйбрәтле итү дә, гомерне заяга уздырып, бәрәкәтсез итү дә – барысы да үзебездән килә.

Татарларның 600 еллап басым астында яшәү дәверендә аларга беркем дә ярдәм күрсәтмәгән. Аз гына иреклек бирелү белән аларның тормышы гөрләп үсеш алган. Бай рухлы эшкуарлар, сәүдәгәрләр промышленниклар, үсеп чыкканнар. Алар милләтне, телебезне, мәдәниятны, мәгърифәтне, гомүмән үз халкының язмышын кайгыртып яшәгәннәр.

Хәзерге буталчык заманда, да чын татарлык, милли генофонд сакланган төбәкләрдә татарлар гөрләтеп яшиләр. Дөньяның зәхмәтле шукымы аларга кагылмаган да кебек. Чын татарлар алар шулай булган һәм булырга тиеш тә. Алардагы телне саклау, җирне хөрмәт итеп яшәү, динне үстерү мәсьәләләре элгәредән килә һәм болар әле дә иң алгы планда торалар.

Мәсәлән, татарлар күмәк яшәгән Пермь Краеның Барда районында, Чувашиядәге, Пенза өлкәсендәге татар авылларында, ягьи чын татарлык хөкем сөргән җирләрдә халыкның тормышы гөрләп тора. Андагы авыллар зурая, яшь гаиләләр арта, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзеләләр. Кырларыннан мул уңыш алалар.

Безгә артык ерак барырга да кирәкми. Якындагы Гали авылы үрнәге генә дә ни тора бит! Анда туып үскән данлыклы һәм тормышта уңышлы кешеләр бергә җыелып киңәшәләр, авылның киләчәге турында кайгыртып, төрле карарлар кабул итәләр.

Һичшиксез, андыйларның тормышын безгә дә барып күрергә, алардан үрнәк ала белергә кирәк. Безнең бабаларыбыз һәрвакытта тирә-як күршеләреннән үрнәк алып, уңганлыкта бер-берсеннән уздырырга тырышып, булышып, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Авылның киләчәген алар бергәләшеп кайгыртканнар. Чирлеләрнең хәлен белешеп торып, аларга ярдәм күрсәткәннәр.

Кызганыч ки, хәзер авылыбызда буш өйләр арта, күп өйләрдә картлар-карчыклар гына торалар. Бала табулар кими һәм үлемнәр арта. Авылда туып үскән иң укымышлы, тормышта иң уңышлы кешеләр аннан читтә, авылның киләчәк язмышына битараф булып яшиләр.

Боларны төптән исәпләсәң – авылның һәлакәт юлында булуы күренә. Ул каты чирле, рухы сынып, аптыраган кешедәй хәлдә.

Дөрес, әлегә авылыбыз төзек, матур. Ә күп җирләрдәге ике катлы мәктәпләр, Мәдәният Сарайлары, идарә биналары ташланган хәлдә булып, авыл урамнарындагы ара-тирә йортларда тик картлар-карчыклар гына яшәвен исәпләсәң – безнең авылның да шундый бәләгә калу мөмкинлеген күз алдына китереп була.

Бәла килгәндә кешеләр һәрвакытта берләшеп, аңа каршы тору чарасын күргәннәр. Безнең авылыбыз да авыр сынаулар алдында тора. Безгә дә бергә җыелып киңәшергә, уйлашырга авылны һәлакәттән саклау юлларын таба белергә кирәк.

Бу ил күләмендәге бәла дип сылтау табарга була-булуын. Тик безгә авырлыкларга бирешмичә, уңай тормыш алып бару юлларын тапкан милләттәшләребез үрнәгендә хәрәкәт итә белергә кирәк.

Туган авылыбыз безне үстергән, белем һәм тәрбия биргән, олы тормышка аяк бастырган. Безнең өстебездәге иң изге бурычларның берсе – аның киләчәк язмышы турында кайгырту. Моның өчен без ата-бабаларыбыз рухы алдында да зур бурычлыбыз.

Бу китап менә шушы хәлләр турында уйланырга сәбәпче һәм авылыбызның киләчәген уңай эзгә салу юлында көчле бер этәргеч булсын иде. Ул киләчәктә дә авылның тарихы сагында торучы, аның язмышын киселүдән, югалудан саклаучы, ышанычлы киртә булсын иде дигән теләктә калам.

Иске Ярмәк авылының генофонды көчле. Аны ничек тә саклап калу юлларын эзләргә, табарга кирәк. Ул бурыч авылда туып үскән кешеләрнең барысына да кагыла. Әгәр дә моны киләчәк буыннар җилкәсенә генә ташласак — авылыбызның киләчәге уңышлы булачагына ышанып булмый.

Автор Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*