tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләт форумында 18 меңнән артык кеше катнашачак
Сәләт форумында 18 меңнән артык кеше катнашачак

Сәләт форумында 18 меңнән артык кеше катнашачак

21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә узачак  VIII Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында 18 меңнән артык бала, яшьләр, шулай ук Россиянең 45 төбәгеннән һәм 15 чит илдән кунаклар һәм экспертлар катнашачак. Бу хакта мәгълүматны Форумның медиа-үзәге хәбәр итте.

«Сәләт» кысаларында профильле алты смена узачак: SOFT SKILLS BILER FORUM, ARTS BILER FORUM, SELET BILER FORUM, IT BILER FORUM, LEADERS BILER FORUM, МШТ BILER FORUM. «Форумның һәр сменасының үзенчәлекле профиле бар һәм алар балалар һәм яшьләр потенциалын тормышка ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән», — диелә медиа-үзәк хәбәрендә.

Беренче булып SOFT SKILLS BILER FORUM сменасы башлана. Аның программасына мастер-класслар, иҗади мәйданчыклар, спорт-күңел ачу чаралары, шулай ук фәндә, сәнгатьтә һәм бизнеста уңышка ирешкән яшь кешеләрдән тәҗрибә алмашу сессияләре керә. 27-30 июньдә узачак ARTS BILER FORUM сменасы балалар һәм яшьләрнең музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендәге иҗади потенциалын ачыклаячак.

Быел традицион SELET BILER FORUM мәйданчыгы мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнүгә юнәлдерелгән. IT BILER FORUM сменасы кысаларында нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртү инструментлары белән танышуга юнәлдерелгән мастер-класслар планлаштырылган.

LEADERS BILER FORUM белем бирү сессияләрендә мәктәп үзидарәсен үстерү һәм шәхси үсеш кызыклы булган балалар җыела.

Йомгаклау сменасы «киләчәк шәһәре» булдыруга, лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эшен үстерүгә багышланган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*