tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Илдус Гыйләҗев юбилеен Тукай премиясенә тәкъдим ителеп каршы ала
KONICA MINOLTA DIGITAL CAMERA
KONICA MINOLTA DIGITAL CAMERA

Шагыйрь Илдус Гыйләҗев юбилеен Тукай премиясенә тәкъдим ителеп каршы ала

Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты Илдус Гыйлаҗев 70 яшен тутырды. Матур дата уңаеннан каләмдәшләре һәм шагыйрь иҗатын сөючеләр 22 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубына җыелалар. Анда Республикабызның күренекле нәфис сүз осталары һәм танылган җырчылар башкаруында И.Гыйләҗевның шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Илдус Гыйләҗевны Татарстанның иң зур бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Тагын бер куанычлы хәбәр: шагыйрьнең уникенче китабы дөнья күрергә тора.

Белешмә:

Гыйлә́җев Илдус Сабир улы – шагыйрь, авыл хуҗалыгы оешмасы һ.б. предприятиеләр җитәкчесе. Ул 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туган,

Казан университетын тәмамлый (1970). 1976 елдан Азнакай районы предприятиеләрендә: «Ленин юлы» (1976-81), «Коммунизмга» (1981-90) колхозлары рәисе, «Актүбәнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе урынбасары (1992-94), «Татнефть» Акционерлык җәмгыятенең «Никитинский» совхозы директоры (1999 дан «Туйкә» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе). 1985-90 елларда – ТАССР Югары Совет депутаты.

Гыйләҗевнең шигырьләре публицистик рухта, гражданлык, туган җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт хисләре белән сугарылган («Җир китабы», 1988; «Җилкенү», 1990; «Өмет ае», 1993; «Серле мәгарә», 1995; «Хак сүз», 2000; «Чатыртау тылсымы», 2001, «Яратканга күрә», 2006 җыентыклары).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1996). «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Белешмә мәгълүмат http://tatarile.org сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*