tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шахта көе” Чиләбедә туган
“Шахта көе” Чиләбедә туган

“Шахта көе” Чиләбедә туган

Чиләбе…Таныш та, таныш түгел дә. Әлеге шәһәрне белмәгән кеше юктыр. Чиләбе өлкәсендә урнашкан Магнитогорск, Златоуст, Троицк, Миасс, Йөрүзән шәһәрләренең  һәрберсе илебез тарихында аерым урын алып тора. Алар татар халкының язмышында да зур роль уйнаган. Данлыклы татар җыры – “Шахта көе” дә нәкъ бу  якларда туган диләр бит.

 Быел  Чиләбе шәһәр  Сабан туенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендәге Чирмешән районы делегациясе  – оешмалар җитәкчеләре, бер төркем артистларыбыз, спортчыларыбыз да катнашты.

Сабантуйны ачу тантанасында район башлыгы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде, бәйрәмнең хөрмәтле кунакларына истәлек бүләкләре тапшырды.

-Сабантуй – һәрвакыт көтеп алган шатлыклы вакыйга. Әлеге бәйрәмдә  халкыбызның җаны чагыла, – диде үзенең сәламләү сүзендә Фердинат Мидхәт улы. – Сабантуй төрле яшьтәге кешеләрне, төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Бүген ул халыкларның дуслык бәйрәменә әверелде дип була, шул ук вакытта татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәни байлыкларын саклап калырга булыша.

Бәйрәмгә килгән халыкны өлкә, шәһәр җитәкчелеге, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары диния нәзарәте рәисе Ренат хәзрәт Раев та котладылар.

Сабан туе бик җанлы узды. Оештыручылар сүзе буенча, монда  бүген 40 мең тирәсе кеше җыелды. Сәүдәгәрләр дә күп. Казанда нидер пешереп, самавыр янында кайнашучы  Илдус Сәрваровның әтисе күрше Аксубай районыннан икән.

-Әти күп еллар элек туган ягыннан монда күчеп килгән, – ди ул. – Мин инде Чиләбе өлкәсендә туган. Монда үстем, гаилә кордым. Туган телебезне онытмыйбыз, татарча сөйләшәбез. Иптәшем – башкорт. Аксубайга еш кайтабыз, туганнар бар, аларга сәлам әйтегез.

Сәхнәдә җирле үзешчәннәр, Башкортстан артистлары да чыгыш ясады. Чирмешәнлеләр ике сәгать сәхнә тоттылар. Альмир Жораевның, Рәхилә Шакированың, Ләйсән Галләмованың, Айнур Галләмовның, Рузилә Булатованың, Мария Рыбкинаның, Илһам Мортазин, Салават Закировның чыгышларын шәһәр халкы бик җылы кабул итте, алкышларны кызганмадылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Бәйрәмгә килүчеләр дә кыстатып тормады, рәхәтләнеп биеделәр.

Чиләбе өлкәсендә 3 миллион 800 мең кешенең  220 меңнән күбрәге – татарлар, халык саны буенча алар икенче урында. Монда татар авылларының саны гына да 50гә җитә. Чиләбенең үзендә дә милләттәшләребез бик күп икән. Шәһәрдә Муса Җәлил  һәйкәле бар. Якын арада Габдулла Тукайга да һәйкәл кую күздә тотыла. Аның проекты эшләнгән, урыны билгеле. Татар халык театрының премьерасына да йөзләгән тамашачы җые-
ла, диделәр. Мәдәният йортлары  каршында төрле татар берләшмәләре, ансамбльләр оешкан. Сүз уңаеннан, шәһәрдә 200гә якын завод эшли, һәрбесе каршында диярлек мәдәният йорты бар.  Дүрт мәчет эшләп тора.

Өлкә татарларын  Бөтендөнья татар конгрессының Чиләбе бүлеге берләштерә, аны Елена Колесникова җитәкли. 20 еллык юбилеен билгеләгән  бүлек биредә актив эшчәнлек алып бара: бәйрәмнәр, бәйгеләр, очрашулар, Сабан туйлары оештыра. Әйтик, бүген “халыкара” статусын алган “Татар кызы” бәйгесе дә беренче тапкыр Чиләбедә узган. Чиләбе бүлеге хәтта айга бер тапкыр “Хәзинә” газетасын да чыгара, анда милләттәшләребез тормышы яктыртыла. Тиражы 15 меңгә җиткән әлеге басманы бушлай тараталар. Шундый ук исем астында телетапшыру да бар икән. Үзләренең сайтларында татар халкының тормышы турында укырга мөмкин. Билгеле, болар барысы да зур чыгымнар сорый.

-Иганәчеләребезгә зур рәхмәт, – ди Конгрессның Чиләбе бүлеге рәисе урынбасары Татьяна Капитонова. – Алар безгә һәрвакыт ярдәм итеп торалар.

-Сабантуйны монда ел да уздыралар, -ди 81 яшьлек Лилия апа Гыйниятуллина. – Бәйрәмгә килмичә калганым юк. Бик күңелле үтә. Татар җырларын рәхәтләнеп тыңлап кайтам. Үзебезнеке  күңелгә якын. Аллага шөкер, татарча сөйләшәбез, балалар да туган телләрен белә, намаз укыйбыз.

Кемдер концерт караса, башкалар үзләрен спорт уеннарында сынадылар. Милли көрәштә 34 спортчы көч сынашты. Араларында спорт осталары да бар иде. Безнекеләр – район Сабан туеның быелгы абсолют батыры Пунхан Наджафов үз үлчәү авырлыгында – икенче, Илзәр Закиров һәм Разыйф Гыйрфанов өченче урын алдылар. Милли көрәштә призлы урын яулаган батырларга һәм абсолют батырга чирмешәнлеләр алып килгән бүләкләр тапшырылды.

Салкын һава шартлары, янгыр белән каршы алды безне Чиләбе. Сабан туе көнне кояш чыкты, көн җылытты. Юлга чыкканда гына кабат көчле яңгыр явып китте, ләкин ул кәефләрне бозмады. Кунакчыл Чиләбе безгә бик ошады.

Гөлсирә Шәрифуллина.
Чирмешән-Чиләбе.
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*