tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе Уфада тәкъдим ителә (ГРАФИК)
Татар халкының үсеш стратегиясе Уфада тәкъдим ителә (ГРАФИК)

Татар халкының үсеш стратегиясе Уфада тәкъдим ителә (ГРАФИК)

2019 елның февраль-апрель айларында Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм татар иҗтимагый оешмалары активы катнашында төбәкара утырышлар уза. Әлеге очрашуларда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы киң татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә.

Беренче очрашу 16 февраль көнне Екатеринбург шәһәрендә узды. Урал Федераль округында яшәүче татарлар форумында Курган, Свердловск, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән һәм ХМАО-Югра, ЯНАО округларыннан вәкилләр катнашты.

17 февраль көнне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округында Ростов-Дон шәһәрендә тәкъдим ителде. Документ белән Адыгея, Кырым, Дагыстан, Төньяк Осетия, Кабардино-Балкария, Краснодар крае, Ставрополь крае, Әстерхан өлкәсе, Волгоград, Ростов өлкәләреннән милләттәшләребез катнашты.

24 февраль көнне үсеш стратегиясе документы Башкортостан Республикасында Уфа шәһәрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

3 март көнне очрашу Томск шәһәренә билгеләнгән. Биредә Алтай, Тыва Республикаларыннан, Красноярск крае, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләреннән вәкииләр катнашуы көтелә.

6 март көнне Ерак Көнчыгыш округында яшәүче милләттәшләребез Көньяк-Сахалинск шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән танышачак. Монда Саха Республикасы (Якутия), Камчатка крае, Приморск, Хабаровск крайлары, Магадан, Сахалинск, Забайкальск өлкәләре, Бурятия Республикасы кебек төбәкләрдә яшәүче татарлар җыела.

Шулай ук март аенда Татар халкының үсеш стратегиясен Ленинград өлкәсендә тәкъдим итү планлаштырылды. Документ белән биредә Карелия, Коми Республикалары, Архангельск, Калининград өлкәләре, Ненецк автономия округы, Санкт-Петербургта яшәүче татарлар таныша ала.

Самара өлкәсендә, Мордовия Республикасында, Оренбург, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарларның очрашуы Самара шәһәренә билгеләнгән.

22 март көнне татар халкының үсеш юллары турында Марий Эл, Чувашия Республикасы, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән җыелган татарлар сөйләшәчәк. Очрашу Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк.

Үзәк федераль округта яшәүче милләттәшләребез Иваново шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныша ала. Иваново – Владимир, Воронеж, Иваново, Калуга, Кострома, Мәскәү, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ярослав өлкәләре һәм Мәскәү шәһәрендә яшәүче татарларның  очрашу урыны.

Апрель аенда Пермь крае һәм Удмуртиядә яшәүче татарлар өчен очрашу үтәчәк.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстанның Арча, Чаллы, Бөгелмә, Буа, Норлат шәһәрләрендә киң татар җәмәгатьчелеге катнашында Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына багышланган сөйләшүләр узды. Әлеге утырышларда һәм соңрак кабул ителгән тәкъдимнәр эшче төркем тарафыннан тикшерелеп, стратегик документ эскизына өстәмәләр кертелде.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизының тулыландырылган варианты 16 февральдә  Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында басылып чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*