tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты
Татарстан Президенты Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Татарстан Президенты Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Барнаулда Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты.

Барнаулның Җәмигъ мәчетендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» башлыгы Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты.

Актив вәкилләре Рөстәм Миңнехановка җирле татарлар тормышы, милли һәм мөселман бәйрәмнәре кысаларында уздырылучы чаралар, форумнарда һәм конференцияләрдә катнашулары, шулай ук Алтай крае җитәкчелеге белән хезмәттәшлекләре турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур игътибарлары өчен җирле активка рәхмәт белдерде.

«Бу – безнең уртак максатыбыз. Әмма бу эш сездән башка тулы була алмый. Сезнең һәрберегезнең үз мәшәкатьләре, үз эшләре бар, шуңа да карамастан, сез, җыелып, проектларыгызны гамәлгә ашырырга мөмкинлек табасыз – бу бик мөһим нәрсә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтаенда «Милли шура» булдыру турында карар кабул ителде.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россиянең төрле почмакларында һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәдә тора, аларның мөһим проектларны гамәлгә ашыруына ярдәм күрсәтә: «Ана теле» татар телен online-өйрәнү мәйданчыгы, «Татар иле» мәгълүмат-ресурс татар социаль челтәре, татарча тапшырулар алып баручы «ТНВ-Планета» телеканалы.

Татарстан Президенты край җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәткәне һәм аларның тормышын уңайлы иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов актив вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук җирле Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә яңа микроавтобус ачкычын бирде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*