tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була
Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була

Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була

24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.

Бу хакта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында — традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә Батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

Театраль Сабантуйның тарихы 2005 елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Театраль Сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.

Театраль Сабантуй — сәхнә яки телевизор аша гына күреп белгән яраткан артистлар белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек.

Тинчурин театры барлык тамашачыларны 24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында көтеп кала. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*