tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар ашлары күргәзмә-бәйгесе узачак
Төмәндә татар ашлары күргәзмә-бәйгесе узачак

Төмәндә татар ашлары күргәзмә-бәйгесе узачак

Төмәндә традиция буенча Татар мәдәнияте көннәре старт ала. Алар февраль уртасында башланачак һәм атна буе дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта катнашырга теләүчеләрне “Строитель” мәдәният йортында 17 февральдә көтәләр.

Программа кысаларынңа төрле иҗади мәйданнар эшләячәк. Алар арасында – фотографияләр, балалар эшләре, кулланма сәнгать күргәзмәләре.

Күпчелектә Төмән авторлары, композиторлары, рәссамнары һәм шагыйрьләре эшләре тәкъдим ителәчәк. Программаның төп чараларының берсе татар милли ашлары күргәзмә-бәйгесе булачак. Шулай ук Төмән җырчысы һәм шоумены Айзат Насыйбуллин чыгышы көтелә.

http://tumentoday.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*