tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскта татар  мәдәнияте фестивале старт ала
Томскта татар  мәдәнияте фестивале старт ала

Томскта татар  мәдәнияте фестивале старт ала

Томск өлкәсендә татар мәдәнияте фестивале ачылачак. Аның беренче вакыйгасы Татарстаннан чакырылган артистлар – “Артур Марат” коллективының концерты булачак.

НИА Томскка Томск өлкәсе администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фестиваль 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм иҗади очрашулар, бәйгеләр, музыкаль кунак бүлмәсе һәм башка вакыйгалар сериясен берләштерәчәк.

Әйтик, 25 мартта Томск индустриаль техникумында «Татар кызы -2018» матурлык бәйгесенең төбәк этабы узачак. Җиңүче “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнашачак.

Фестиваль кысаларында вакыйгаларның төп өлеше Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. 30 мартта биредә халык җырын сөючеләр иҗади очрашулар узачак, 8 апрельдә музыкаль кунак бүлмәсе оештырыла, кунакларны анда җырчы Мәйсәрә Гәрәева бенефисы көтә.

14 апрельдә үзәктә “Чишмәкәй” XII татар бузыкасын башкаручылар өлкә бәйгесе үтәчәк. 20 апрельдә исә – “Татар иҗаты көне”.

27 апрельдә фестивальне Муса Җәлилгә багышланган нәфис сүз бәйгесе йомгаклаячак.

23 марттан 30 апрельгә кадәр Татар мәдәнияте үзәгендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби күргәзмә эшләячәк.

http://niatomsk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*