tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларда тарихка кызыксыну уяту мөһим
Балаларда тарихка кызыксыну уяту мөһим

Балаларда тарихка кызыксыну уяту мөһим

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе уза. Бүген Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100 дән артык делегат этнотуризм һәм туган якны өйрәнүгә багышланган өч секция утырышында катнашты.

“Казан” милил мәдәният үзәгендә узган “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләрнең катнашуы” на багышланган утырышта бүгенге көндә туган як тарихын ничек итеп балаларга өйрәтү хакында сүз барды.

Утырыш эшендә катнашкан Новосибирск өлкәсеннән килгән тарихчы, галимә Зәйтүнә Тычинских Себер ханлыгы тарихын сөйли торган музейның бүгенге булмавы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда тарихның әлеге битләренә шахит булган 2000 нән артык экспонат тарихи фондларда саклана. Бүгенге көндә Искер утравын тарихи үзәк буларак эшләтеп җибәрү этнотуризм өлкәсен үстерүдә зур эш , туристларны тартып торырдай үзәк була алыр  иде, дип ассызыклап узды Зәйтүнә ханым.

Татарстан Республикасы Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җтәкчесе Михаил Черепанов яшьләрне этнотуристик һәм төбәкне өйрәнүгә багышланган проектларга тартырга кирәк , дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Свияжск утравы Татарстанның  брендына әйләнергә мөмкин. “Биредә Советлар Союзы гына түгел, Европа халыкларының 3,5 мең вәкиле күмелгән. Тарихның бу битләрен шәхес тормышы аша яшь буынга җиткерергә кирәк. Балаларда тарихка кызыксыну уяту мөһим”, – дип белдерде ул.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү үрнәкләре турында Азнакай районының Урманай авылы тарихы мисалында Эльвира Ихсанова сөйләде. Татар теле укытучысы үз чыгышында балаларга милли тәрби үз җирлекләрендә яшәгән һәм авыл тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы мисалында өйрәтелә һәм әлеге алым яшь буында кызыксыну уята.

А.Алиш исемендәге Казан шәһәре балалар сәнгате үзәге җитәкчесе Равиля Хадыева үзәктә тарихи тәрбияне ничек бирүләре турында сөйләде. Ата-аналар комитеты әгъзасы Эльвира Рысаева “Укучының  мәдәни көндәлеге” белән таныштырып үтте.

Иртәгә төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе ТР Мәдәният министрлыгы бинасында үтәчәк пленар утырыш белән төгәлләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*