tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкын Ураза гаете белән котлады
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкын Ураза гаете белән котлады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкын Ураза гаете белән котлады

“Мөхтәрәм татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт.
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу уңайдан Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең: “Аллаһы Тәгалә игелекле һәм игелек кылганны ярата. Ул кырыслык белән ирешеп булмаганны яхшылык кылып ирешү мөмкинлеге бирә”, – дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия.
Татарстанның уникаль этномәдәни һәм дини традицияләре милли үзенчәлекне, республикада яшәүче халыкларның гасырлар буена туплаган бай мирасын саклауда, җәмгыятнең әхлак нигезләрен һәм диндарларның бердәмлеген ныгытуда булыша. Республика мөселманнары киләчәктә дә башка традицион дин вәкилләре белән тату яшәп, рухи яңарыш, үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашырлар дип ышанам.
Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!” – диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның гает белән котлау текстында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*