tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл яшьләренең яңа уңышлары
Тубыл яшьләренең яңа уңышлары

Тубыл яшьләренең яңа уңышлары

6-12 декабрьдә Казан шәһәрендә узган унберенче “Татар яшьләре лидер мәктәбе” чарасында Төмән дәүләт университеты филиалы, Тубылның Д.И.Менделеев исемендәге пединституты студентлары, Тубыл яшьләре оешмасы җитәкчеләре Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Алар бу проект кысаларында үткәрелгән грантлар бәйгесендә 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнеп кайттылар. Яшь җитәкчеләрнең уңышлы чыгышлары һәм узган чара турында тәэсирләре белән Сәрия уртаклашты: ”Татар яшьләре лидер мәктәбен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгыгы”, Татар федераль милли –мәдәни автономиясе һәм Идел яшьләр үзәге оештырды.

Без Татар яшьләре лидер мәктәбенең ачылыш тантанасында яшьләр оешмаларының җитәкчеләре, актив катнашучыларның чыгышларын тыңладык, аларның проектлары белән таныштык. Лекцияләр, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшүләр файдалы булды, хәтеребездә уелып калды. Монда катнашканнан соң башка төбәкләрдә яшьләр ничек эшләгәннәрен күз алдыбызга китерә алабыз. Яшьләр өчен кызыклы, файдалы форумда без үзебезнең проектны да тәкъдим иттек, тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Тубыл шәһәрендә үткәргән чаралар турында сөйләдек, киләчәккә планнарыбыз белән таныштырдык. Беренче мәртәбә татар федераль милли- мәдәни автономия грантлар оту бәйгесен оештырганнар иде.

Тубыл Төмән дәүләт университетыделегациясе «Татар балалар лидеры мәктәбе» проекты белән таныштырды. Безнең проект 30000 грантка лаек булды. Мондый уңышларга ирешүебезгә без бик шатбыз. Киләчәккә планнарыгыз дигән сорауга, беренчедән, Тубыл яшьләре төркеменә районнардан, авыл мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын да чакырып, аларны кызыксындыру. Шәһәрдә оештырылган очрашуларга Төмән өлкәсендә уңышлар яулаган яшь җитәкчеләрне чакырып, аларның тәҗрибәләре белән таныштыру. Очрашулар, фикер, тәҗрибә белән уртаклашуларның нәтиҗәләре күренеп чыга.

Тренинглар, лекцияләр үткәрүне без Тубыл шәһәрендә яшь спикерлар, блогерлар катнашында унбишенче мәктәп укучылары белән үткәргән идек. Лидерлык сыйфатларын үстерү өчен мондый очрашулар кирәкле һәм мөһим. Киләсе елга Казанда оештырылган мондый форумга Тубылның һәм районыбызның актив яшьләрен алып баруны планнаштырабыз,”- дип сөйләде Сәрия Кәбирова.
Кызларга Тубыл шәһәрендәге Татар яшьләре лидеры мәктәбенең эшчәнлекләрен үстереп яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телисе кала.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*