tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә
Тубылда Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә

Тубылда Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукайга багышланган очрашу үткәрелде. Чарада шәһәрнең төрле мәктәпләреннән “Нур” әдәби–иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар катнаштылар. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Алып баручы Рузалия Курманалиева тамашачылар белән әңгәмә оештырды. Залда утыручы 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Г.Тукайның иҗатын яхшы белгәннәрен күрсәттеләр. Төрле яшьтәге балалар яратып “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Чараның хөрмәтле кунагы Төмән өлкәсе себер татар язучылар оешмасы әгъзасы, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков халкыбызның рухи сулышын шигъри юлларга салган, кыска гына гомер юлында иҗат иткән шигырьләрен бай мирас итеп калдырган Габдулла Тукайның балачагы, шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре турында җентекләп сөйләде. Шагыйрьгә хөрмәт тәрбияләү, аны олылау максаты белән үткәрелгән очрашу тамашачылар, үзешчән артистлар башкаруында татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Чараны оештыручы – үзәкнең режиссеры Ләйсән Ниязова килүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде.

Римма УМИТБАЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*