tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә җиңүче кызлар көмеш беләзекле булды!
Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә җиңүче кызлар  көмеш беләзекле булды!

Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә җиңүче кызлар көмеш беләзекле булды!

14-15 мартта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча сайлап алу туры узды. Биредә Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән 50 театр коллективы – 400гә якын укучы катнашты.

Быел драматургия номинациясе татар театрының 110 еллыгына багышланды.

Бәйге программасында катнашучылар XX гасыр башы татар драматургиясе классиклары яки “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан авторлар әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерде. Укучылар чыгышын Туфан Миңнуллинның иң якын кешеләре – Нәҗибә Ихсанова, Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары – Илдар Хәйруллин, Илнур Закиров, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре – Исламия Мәхмүтова, Ирек Хафизов һәм Розалия Чабатова бәяләде.

Конференциянең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын ихластан тәбрик итәбез!

Казан шәһәре мәктәпләре арасында җиңүчеләр:

1 урын – Вахитов районы 1 татар гимназиясе укучылары,

2 урын 1 дәрәҗә лауреат – Мәскәү районы Фатиха Аитова исесендәге 12 нче гимназия укучылары,

2 урын 2 дәрәҗә лауреат – Яңа Савин районы 179 нчы урта мәктәбе укучылары,

3 урын 1 дәрәҗә лауреат – Киров районы 3 нче гимназиясе укучылары,

3 урын 2 дәрәҗә лауреат – Киров районы 4 нче гимназиясе,

3 урын 3 дәрәҗә лауреат – Идел буе районы 6 нчы гимназиясе.

“Иң яхшы хатын-кыз” роле исеменә Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 6 Б сыйныфы укучысы Латыйпова Мәдинә (Маһитап роле өчен),

“Иң яхшы ир-ат роле”нә Мәскәү районы 9 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Җәләлетдинов Илнур (Тукай роле өчен) лаек булды.

Республика районнары мәктәпләре арасында җиңүчеләр:

1 урын – Яр Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиясе укучылары,

2 урын – Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе укучылары,

3 урын – Яшел Үзән шәһәре 4 нче мәктәбе һәм Лаеш районы Пәрәү мәктәбе укучылары.

“Иң яхшы хатын-кыз” роле исеменә Питрәч районы 2 нче Питрәч урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучысы Әхмәтшина Айгөл (Заһирә роле өчен),

“Иң яхшы ир-ат роле”нә Апас районы Азбаба мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дәүләтшин Нияз (Хаҗи әфәнде роле өчен) лаек булды.

Җиңүчеләргә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының махсус бүләкләре тапшырылды. Барлык катнашучылар да Камал театрында май аенда узачак спектакльләргә чакыру билетлары белән бүләкләнде. “Иң яхшы хатын-кыз роле”нә лаек булган кызлар көмеш беләзекле, “Иң яхшы ир-ат роле” бүләген яулаган егетләр исә көмеш каләмле булды.

Конференциянең “Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш” номинациясе 24 мартта Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә, “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе 30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында уздырыла.

Хәерле сәгатьтә!

Конференцияне Оештыру Комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*