tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: «Терлекчелек» секциясе утырышы

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: «Терлекчелек» секциясе утырышы

16 март көнне төштән соң V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшләрен секцияләрдә башлап җибәрделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында «Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык) секциясе эшләде. Аның эшен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Язкәр улы Уразаев алып барды. Сәламләү сүзендә ул мондый җыеннарның бишенче мәртәбә үтүен, авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә кешеләрне эш белән тәэмин итү социаль бурычын үтәүләрен ассызыклады. Биредә терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең җыелуына ишарәләп, утырышка бу юнәлешләрдә эшләүче дәүләт оешмаларының җитәкчеләре чакырылуын әйтте. Шушы форсаттан файдаланып, кызыксындырган сорауларны бирергә, фикер алышырга чакырды.

Җыелган эшмәкәрләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазипов та сәламләде. Шулай ук урынбасар чарада катнашучыларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында терлекчелек тармагы буенча эшләүче оешмалар турында сөйләде, Татарстанның терлекчелек буенча 2015 елда ирешкән уңышлары, төп күрсәткечләре белән таныштырды, үсеш перспективалары турында сөйләде.

Секция эшчәнлегендә Рөстәм Агишев (Пенза өлкәсе), Ирек Хамадишин (ТР,Мөслим районы), Рафаэль Шайдуллин (ТР,Казан), Ульяна Ануфриева (ТР,Казан), Дамир Гыйльманов (Башкортстан Республикасы), Фәрит Валитов (Удмуртия Республикасы), Фәрит Нәбиуллин (ТР, Ленинагорск районы), Али Сөләйманов (РТ, Казан), Светлана Кириченко (ТР, Лаеш районы), Фәрит Хәйретдинов (ТР, Лаеш районы), Азат Пазюков (Чувашия Республикасы), Альберт Сынгизов (ТР,Казан), Ринат Насыйров (Төмән өлкәсе), Камил Әхәтов (Киров өлкәсе) чыгыш ясадылар.

Секция эш ахырында фикерләр туплап резолюция әзерләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*