tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай клубында Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды
Тукай клубында Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды

Тукай клубында Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең  тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Кичә  композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры көенең язмасы белән башланып китте. Экранда  Фатих Хөснинең тормышын һәм иҗатын тасвирлаган фоторәсемнәр күрсәтелде,  аудиоязмада Татарстан радиосы дикторының юбилярның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләве яңгырады.

Кичәне сәламләү сүзе белән Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин ачты.

   Язучы турындагы истәлекләр, хатирәләр белән Фатих Хөсни иҗатын өйрәнгән әдәбият галиме Рифат Сверигин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи, Татарстанның халык шагыйреРавил Фәйзуллин уртаклашты.

Фатих Хөсни  иҗатын шигърияттән башлаган язучы. Проза үз өченә бөтереп алса да, ул сирәк кенә булса да, шигырьләр  язуын дәвам итә. Араларында көйгә салынганнары да бар.  Хөснул Вәлиуллин иҗат иткән «Кошлар тынды» җырын «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова башкарды.

Кичәдә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов башкаруында Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасыннан «Гайнавал җыры» (Җәүдәт Фәйзи көе), Айгөл Гардисмламова башкаруында Мансур Мозаффаровның  Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат иткән «Сипкелле диләр мине» җырлары яңгырады.

Истәлек кичәсенең иң матур мизгелләре – ул аудиоязмада Фатих Хөснинең үз тавышы яңгырау, әлбәттә. Язучының  «Йөзек  кашы» әсәреннән өзек уку, «Җәяүле кеше сукмагы» романының язылу тарихын  сөйләгән язмалары,  Ибраһим Газинең Фатих Хөсни турындагы истәлек язмалары, язмада язучының кызы  Фәридә ханым истәлекләре әлеге очрашуны тагын да затлы иттеләр.

Фатих Хөсни әсәрләре шулай ук Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй («Йөзек кашы»ннан өзек), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов («Җәяүле кеше сукмагы»ннан өзек), сүз остасы Розалия Зәкиева («Энҗеле калфак» хикәясе) башкаруында яңгырады. Г.Камал театрында Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча куелган «Йөзек кашы» спектакленнән Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова катнашында өзек уйналды. Шагыйрә  Нәҗибә Сафина Фатих агага багышланган шигырен укыды.  Кичәгә нур өстәп әдипнең  якташлары – Теләче районы сәхнә осталары  да килде.

Кичәне алып барды – Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова

Сценарий авторы – М.Җәлил премиясе лауреаты Рәмис Аймәт.

Концертмейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*