tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә иң уңган татар кызын эзлиләр
Удмуртиядә иң уңган татар кызын эзлиләр

Удмуртиядә иң уңган татар кызын эзлиләр

Шушы көннәрдә Удмуртиядә гомер итүче милләттәшләребез тарафыннан «Татар кызы – 2014» бәйгесе игълан ителде. Чара республика башкаласы – Ижау шәһәрендә уздырылачак.

Әлеге конкурсның беренче мәртәбә генә үткәрелүе түгел. Шуңа күрә, оештыручылар быелгы бәйгене тагын да үзенчәлеклерәк итәргә булган. Кагыйдә буларак, бәйгедә 16дан алып 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Аларның буйлары 165 сантиметрдан да түбәнрәк булырга тиеш түгел. Шулай да, сайлап алу турында иң мөһим критерий булып кызларның саф татар телендә сөйләшә белүе тора.

Конкурс берничә этапта уздырыла. Башта төрле шәһәр һәм районнарда махсус сайлап алу турлары үткәрелә. Иң уңган дип табылган кызлар бәйгенең финал өлешенә чакырылачак. Бу этап инде авыррак булачак, дип хәбәр итә «Ижау Аргументлары» газетасы сайты.

Иң беренче чиратта, кызлар жюри әгъзаларын үзләре тарафыннан тудырылган нинди дә булса матур образ белән шаккаттырырга тиеш. Аннары алар милли темага кагылышлы иҗади номер белән чыгыш ясаячаклар. Соңыннан исә Удмуртиянең татар кызлары эссе язуда үзара көч сынашачак. Җиңүчеләрне диплом һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*