tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина йортына мемориаль такта куелачак
Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина йортына мемориаль такта куелачак

Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина йортына мемориаль такта куелачак

7 июнь көнне 17 сәгатьтә “Берлек” иҗтимагый оешмасы һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы Уфа халкын танылган мәгърифәтче һәм хәйрияче Мәрьям Солтанова-Акчурина йортында мемориаль такта ачу тантанасына чакыра.

Мәрьям Солтанова Россиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте һәм Уфаның ярлы мөселманнар турында кайгыртучы комитет рәисе. Моннан бер гасыр элек ул ятим кызлар өчен түләүсез мәктәп-приют ачкан, анда тәрбияләнүчеләрне дини һәм дөньяви дисциплиналарга өйрәткәннәр.

Хәзерге вакытта Уфа мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсе Мәрьям Солтанова исемен йөртә. «М. С.» инициаллары булган йорт архитектура һәйкәле булып тора.
Ачылу тантанасы Уфа, Г. Тукай ур., 33 адресы буенча узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*