tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә туган тел көне уңаеннан чаралар уза
Ульяновск өлкәсендә туган тел көне уңаеннан чаралар уза

Ульяновск өлкәсендә туган тел көне уңаеннан чаралар уза

Ульяновск өлкәсендә Халыкара туган тел көненә багышлап ел саен байтак кына кызыклы чаралар уза. Алар авыл, районнарда башланып бер атна дәвам иткәннән соң , 21 нче февраль көнне өлкәнең Яшьләр үзәгендә рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларының Форумы белән тәмамлана.

Бу чарада катнашачак өч йөздән артык укытучы, түгәрәк һәм факультатив җитәкчеләре алдында Татарстан, Чувашия һәм Мордовиядән килгән галимнәр, тел белгечләре чыгыш ясаячак, остханәләр күрсәтәчәк. Ел дәвамында һәртөрле бәйгеләрдә, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган мөгалимәләргә өлкә Губернаторы Сергей Морозов дәүләт бүләкләрен тапшырыр дип көтелә.

Төбәктә яшәүче төп халыклар татар , чуваш һәм мордва милләте бар халыкның 25 % ын тәшкил итә. Шуңа күрә дә төбәк җитәкчелеге әлеге милләтләрнең телен, мәдәниятен саклауга зур игътибар бирә. Бу халыклар телендә газеталар чыга, телевизион тапшырулар әзерләнә,мәдәният үзәкләре эшли. Ә узган ел губернатор Сергей Морозов хәтта янәшәдәге төп милләт телләрен өйрәнү кирәклеген дә күтәреп чыккан иде.

Минемчә, безнең янәшәдә яшәүче татар, рус һәм мордва телләрен аралашу, авылларга баргач әби-бабайлар белән сөйләшү өчен булса да белергә тиеш. Чөнки еллар дәвамында шул халыклар белән аралашабыз, ә аларның бер генә сүзен дә белмибез. Бу дөрес түгел, дип саныйм.

Ульяновск өлкәсендә “Туган тел” бәйрәме уздыру күптәнге традиция. Бүген шундый бәйрәм Ульяновск шәһәре янәшәсендәге Плодовый бистәсендә уза. Биредә ул беренче тапкыр үтә.Татарлар күп булганлыктан, 1993 нче елдан бирле бистә мәктәбендә татар теле дәресләрдә укытыла. Бәйрәм барышында өлкә татар автономиясе дә мәктәпкә байтак кына матур әдәбият һәм дәреслекләр бүләк итте.

Новоульяновск шәһәрендәге “Туган тел” көне башланганчы татар җәмәгатьчелеге шәһәр башлыгы белән очрашу уздырды. Анда сүз шәһәрдә гомер итүче татарларны борчыган проблемалар хакында да барды. Биредә 4 елдан бирле Сабантуй бәйрәме узмый, китапханәләрдә яңа татар китаплары аз, “Өмет” газетасының тиражы да бик кечкенә.

Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районында узган “Туган тел”бәйрәмендә катнашучы шәһәр җитәкчеләре Губернатор боерыгын истә тотыпмы, әллә хөрмәт йөзеннәнме тамашачыларны татар телендә сәламләделәр. Бу районда 25 меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Районның һәр мәктәбендә дә татар теле өйрәнелә.

Чыннан да, бу районның балалар бакчаларына, мәктәпләренә этномәдәни компонентны кертү узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле уңышлы гына алып барыла. 197 татар баласы укый торган 55 нче мәктәп районның гына түгел, шәһәрнең дә горурлыгы булып тора.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*