tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск сәхнәсендә әтнәлеләр
Ульяновск сәхнәсендә әтнәлеләр

Ульяновск сәхнәсендә әтнәлеләр

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә авылда эшләүче бердәнбер Габдулла Тукай исемендәге  Әтнә дәүләт театры үзенең йөз еллык юбилеена әзерләнә. Бер гасырлык тарихы булган сәнгать учагы бу көннәрдә үзенең юбилее уңаеннан зур гастрольләр турына чыкты. Аларның беренче тукталышы күршебез Ульяновcк өлкәсендә булды.

Театр сөюче  Ульяновск тамашачысы әтнәлеләрне чәкчәкләр тотып, җыр-биюләр белән каршы алды. Бу якларга беренче тапкыр килүче театр артистлары  тамаша башланганчы татар мәдәният үзәгендәге сәнгать  музее  белән дә танышырга өлгерде.  Монда борынгы  Сембердә татарның профессиональ театрына нигез салучы Барый Тарханов, танылган опера җырчысы Асия Измайловалар турында уникаль  экспонатлар урын алган.

    Тарих дигәннән, бер тамашачы бүген Әтнә театрына кагылышлы берничә фоторәсем дә алып килгән. Әлеге фотоларны  Әтнә театрына нигез салучыларның берсе Җәлал Камаловның Ульяновскида яшәүче оныгы китергән.  “Безнең гаиләдә гаҗәеп тә сирәк очрый торган фотолар сакланып калган. Аларда Әтнә театрына нигез салучы минем бабам Җәлал Камалов куйган спектакльләрдән өзекләр сүрәтләнгән”, ди Әтнә театрына нигез салучы Җәлал Камаловның оныгы Татьяна Камалова-Гросс,

  Алга китеп булса да әйтик, әлеге фоторәсемнәрне Татьяна  озакламый бер гасырлык юбилеен билгеләп узачак Әтнә театры музеена бүләк итте.  “Туган туфрак”  спектакле  Ульяновскида баручы Барый Тарханов исемендәге  татар театрлары фестивале кысаларында уза.  Ә алга таба әтнәлеләрне тагын озын юллар, яңа шәһәрләр көтә әле. Бүген алар Мәскәүдә.

Бу атнада исә Ульяновскида узучы татар театрлары фестивале Чувашстанның Кыр Бикшеге авылында эшләүче халык театрын кабул итәчәк. Ә театр бәйрәме апрель аенда Кәрим Тинчурин театрының “Ефәк баулы былбыл кош” спектакле белән тәмаланачак.

 Рамис Сафин Ульяновск  өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*