tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Ислам дине курслары дәвам итә
Ульяновскида Ислам дине курслары дәвам итә

Ульяновскида Ислам дине курслары дәвам итә

Моннан 11 ел элек Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе каршында  гарәп графикасында  укырга-язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү  курслары ачылган иде. Шушы көннәрдә якшәмбе мәктәбе үзенең чираттагы яңа   уку елын башлап җибәрде.  Изге Корән серләрен өйрәнергә теләүчеләр арасында 7 яшьтән алып 75 яшькә кадәрле булган милләттәшләребез бар.  Әле апрель азагында гына    әлеге өч еллык курсларда чираттагы чыгарылыш кичәсе булып узган иде. Ул чакта  аны 16 укучы тәмамлады. Быел тагын 21 шәкерт килгән.   Дистә елдан артык  эшләү дәверендә әлеге курсларда 187 кеше  диплом- таныклык  алып чыккан. Дини сабак алырга  шәһәрдән генә түгел, ә  өлкәнең  авыл-районнарыннан да йөреп укучылар бар. Араларында татар зыялылары да байтак. Төбәкнең танылган шагыйрәсе Наҗия Шагаева Чынлы районыннан йөреп әлеге курсларны узган ел тәмамлаган.  Гөлсинә Хисаметдинованы исә дусты мондагы дәресләрне күреп китәр өчен генә алып килгән була, бүген  ул инде өченче сыйныф шәкерте. Курсларның җитәкчесе хаҗия Асия ханым Мөлекова белдергәнчә, дәресләрдә әхлак, тәрбия темасына да зур игътибар бирелә.  Кышкы бураннарга, көзге яңгырларга да карамыйча, бу ханымнар  өч ел дәвамында һәр шимбә һәм якшәмбе  көннәрендә шәһәрнең үзәк мәчетенә килеп, ислам дине нигезләрен, гарәп графикасында укырга һәм язарга өйрәнәчәкләр. “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Марат хәзрәт Хәбибуллин яңа уку елын  башлап җибәрү тантанасында чыгыш  ясап  “Биредә утырган хатын-кызлар бу курсларга шәкерт булып киләләр,  ә тагын өч елдан исламны тирән белүче абыстайлар булып чыгачаклар” диде. Мөгаллимнәр һәр елдагыча, уку программасын Казан мәдрәсәләрендә эшләнгән һәм Ульяновск өлкә диния назарәте  раслаган уку-укыту планы нигезендә алып барачаклар.

 

 Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*