tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта халыклар съезды узачак
Ульяновскта халыклар съезды узачак

Ульяновскта халыклар съезды узачак

Агымдагы елның 13 мартында “Современник” киноконцерт комплексында Ульяновск өлкәсе халыклары съезды узачак. Әлеге чарага Татарстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан да вәкилләр чакырулы. Җыенда “Россия халыклары ассамблеясы”  рәисе Светлана Смирнова, өлкә губернаторы Сергей Морозов катнашуы да көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессыннан съезд эшчәнлегендә Татар конгрессының Милли шура рәисе, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*