tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай Сабан туе күңелләргә уелды
Урмай Сабан туе күңелләргә уелды

Урмай Сабан туе күңелләргә уелды

Быел Урмайда сабан туен кечкенә балалар башлап җибәрде. Самими балалар, Урмай, Тукай хәтта Йошкар-Оладан кайткан балалар тиз арада мәйданга халыкны җыйды. Җырлап ,биеп, курайларда уйнап булган талантларын халыкка күрсәттеләр. Инде вакыт җитте дога белән сабан туен башлап җибәрергә. Урмай, Тукай авылларыннан дүрт имам-хатыйб сабан туена килгән халыкны котлады , Корьән укыды, фатихаларын бирделәр, мәдрәсәдә укучыларны, мөгаллимнәрне аерым бүләкләр белән бүләкләделәр.

Гореф-гадәт белән муллаларыбыз башлап җибәрү үзенә күрә бер тәртип, гадәти. Бәлки бәрәкате дә шуннандыр. Яхшы сүз, догада булу әммә кешегә сары май булып күңелләргә урнашты.

Сабан туеның прологы “Кәрван-мирас” программасы белән башланып китте. Урмай авылының “Мишәр”, “Тамчы” ансамбельләре борынгы татар-мишәр җыр-биюләре белән программаны дәвам итте. Бу вакытта халыкның саны 4-5 меңгә җиттедер, аны төгаен гына беркемдә әйтә алмый. Федераль сабан туена тәкъдим ителә торган программаны халык яратып үз итеп кабул итте.

Тантаналы ачыш. Ул инде гадәти, җитәкчеләр, депутатлар, олы кунаклар. Барысыда тиешле итеп җиренә җиткереп эшләнде. Рәхмәт Татарстанның мәдәният министрлыгына, безгә Татарстанның халык артисткасын Зөхрә Шәрифуллинаны, Татарстанның атказанган артистын Азат Халимовны, яшь җырчылыр: Игорь Дмитриев, Рамилә Зиннәтуллина, Илдар Гадельшиннарны җибәргәннәр. Чабаксардан  “Ялкын” ансамбле, тагын күп кенә үзебезнең җырчылар катнашты. Чабаксар шәһәрендә Бөтенрусия күләмендә “Родники России” фестивале кунаклары Удмуртиядән “Мәрҗән” һәм Ростов-на –Дону өлкәсеннән казак ансамбельләредә катнашты. Бер көнне Чуашстанның Шыгырдан, Озын Куак, Урмай авылларында гөрләде.

Аннан инде тамаша кылу, концерт программасы, халык уеннары, көрәш әммәседә булды.Иң мөхиме Аллага тәгалә көнен бирде. Чын кызу җәй башланды. Купме халык туганнары, дуслары, классташлары белән күреште. Менә бит, сабан туеның иң гүзәле шушыдыр. КҮРЕШҮ. Шуның белән быелга сабан туе тәмам түгел, вакытын әйтербез “Кичке сабан туе” ул инде июль ае башларында булыр дип уйлыйбыз. Оныта күрмәгез, Чабаксарда Федераль сабан туе 6-7 нче июньдә.

Фарит Гибатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*