tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Казахстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгында булган
Васил Шәйхразиев Казахстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгында булган

Васил Шәйхразиев Казахстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгында булган

Татарстан Республикасының вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы – “Казинформда” Казахстан һәм Татарстан республикалары арасында мәгълүмат алышу мөмкинлекләре турында сөйләшкән. “Үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Казинформ аша үзебезнең эшләребезне, шәхесләребезне күрсәтергә мөмкинлек булачак”, – дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

  • “Казинформ” – 1920 елдан бирле эшләүче мәгълүмат агентлыгы, штабы Казахстан башкаласы Астанада урнашкан. Агентлык казах, рус, инглиз, кытай телләрендә мәгълүмат тарата. “Казинформ”ның Кытай, Россия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азербайҗан, Иордания, Бельгия һәм Төркиядә корпунктлары бар. Тәүлек әйләнәсе эшләүче агентлык сайтына аена 1500 мең кулланучы керә. “Казинформ”да дистәгә якын татар кешесе эшләве билгеле.

“Казинформ”да безне беләләр, Татарстан турында күп язалар, бездә еш булалар, горурланалар. Татарларны алдынгы милләт буларак таныту, Казахстандагы татар тормышы турында мәгълүмат бирү, татарлар һәм казахларның багланышлары турында сөйләү бик мөһим. Агентлыкның генераль директоры Әскәр Умаров белән үзара хезмәттәшлек турында килешеп, кулларыбызны бирештек. “Казинформ” журналистларының Татарстанга килеп, Изге Болгарны күрү, Бөтендөнья мөселман форумында катнашу теләге бар, Татарстан тормышын яктыртуда тыгызрак эшләргә дигән ниятләре бар, шуңа бер аларны хуплыйбыз”, – диде Милли Шура рәисе. Аның фикеренчә, бүгенге очрашу “Казинформ” белән Татарстан мөнәсәбәтләрен яңа форматка күчерәчәк.

Милли Шура рәисе “Казинформ”да эшләүчеләрнең Татарстанның “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре һәм “ТНВ” телерадиокомпаниясе тапшыруларын күзәтеп баруларын әйтте. Сүз уңаеннан, иртәгә Казахстанда “ТНВ”ның корреспондентлык пунктын ачу планлаштырыла.

Милли Шура рәисе Казахстанда яшәүче татарларның актив эшчәнлек алып баруларын билгеләп үзды. “2009 елгы халык санын алу вакытында Казахстанда 210 меңнән артык татар кешесе яшәве ачыкланган, әмма без биредә татарлар саны күбрәк дип беләбез, чөнки монда кемнән генә сорасаң да, я әтисе, я әнисе, я әбисе, я бабасы татар булган. Безнең монда тарих шундый зур, көчле, һәм татарлар казахлар белән һәрвакыт дус, бердәм булып яшәгәннәр. Күп кенә татар фән эшлеклеләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр бүгенге көндә дә Казахстанда эшли”, – дип сөйләде ул. Бирегә Татарстаннан 60 кешелек хөкүмәт делегациясе килде, делегация башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Һәр министрлык, ведомствоның үз бурычы бар. Бөтендөнья татар конгрессының һәм хөкүмәтнең максаты – Казахстанда яшәгән татарларга ярдәм итү, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклау, диде Милли Шура рәисе.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*