tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Битараф булмыйк һәм мин-татар дип яшик
Васил Шәйхразиев: Битараф булмыйк һәм мин-татар дип яшик

Васил Шәйхразиев: Битараф булмыйк һәм мин-татар дип яшик

Томск шәһәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Себер федераль округында яшәүче милләттәшләребез катнашында утырыш уздырды.  Төп очрашу  Томск милли тикшеренү политехник университетының Халыкара мәдәни үзәк концерт залында оештырылган.

Бирегә Себер федераль округына кергән  Тыва Республикасы, Красноярск крае, Кемерово өлкәсе (Кемерово, Прокопьевск, Анжеро-Судженск, Новокузнецк, Ленинск-Кузнецкий, Юрга һәм башка шәһәрләре), Новосибирск  Омск һәм Томск өлкәләренендә яшәүче милләттәшләребез җыелды.

Очрашуда катнашучыларны Томск өлкәсе администрациясенең эчке сәясәт комитеты рәисе Андрей Ульянов, Томск өлкәсе Халыклары Ассамблеясе рәисе Николай Кириллов сәламләде. Милләттәшләребезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстаннан сәламнәрне җиткерде.

Республика киләсе елга ТАССРның 100 елллыгын билгеләп үтә. Милли Шура рәисе аңа әзерлек чаралары белән таныштырды. Милләттәшләребез дә шушы дата уңаеннан үзләре яшәгән төбәкләрдә чаралар үткәреп кушыла ала.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шулай ук  2019 нчы елга эш планы да кабул ителде. Милли Шура рәисе Себер татарларын халкыбызның үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды.

Эскиз белән танышканнан соң, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев залдагылар белән бергәләп, эшләр хәерле булсын дигән теләктә дога кылды.

Томсктагы очрашу Казаннан килгән артистлар чыгышы белән төгәлләнде. Залга җыелган татарлар каршында милли үзәк иҗат коллективлары һәм Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясады.

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче коллективлар, Татарстан Президенты чакыруы буенча, 27-28 март көннәрендә республикабызга киләчәк. 27нче мартта алар Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зур концерт күрсәтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*