26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе — «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты быел татар яшьләрен Казан Кирмәне, Гавами урыннар ишегалдына (Присутственные места Казанского Кремля) җыйды.
«Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты кысаларында «Ташаяк» ярминкәсе дә узды. Ташаяк — Казанда XVI гасырдан XX гасыр башына кадәр эшләгән тарихи язгы ярминкә. Ул Кремль янында, Булак ярында урнашкан һәм Идел буенда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган.
Бу юлы маркет темасы — Габдулла Тукай әкиятләре геройлары, татар мифологиясе каһарманнары иде.
Концертны күтәренке рухта алып баручылар Рәсим Фасыйхов, Гөлназ Рәшитова, Ләйлә Лерон һәм Владислав Шунский иделәр. Ә бәйрәм сәхнәсен төрледән-төрле жанрдагы татарча җырлары белән «АЛТЫН БИТ» дуэты (татар электрон музыкасының халык вокалы һәм электрон авазларын синтезлаучы яңа проект), «Хор түгәрәге», ике телдә рок, хип-хоп һәм поп жанрларында иҗат итүче АлияНур, ике ел эчендә төрле телләрдә сигез дистәгә якын җыр иҗат итүче Ыспай Бит төркеме (составында этномузыколог София Озджан, электрон музыка остасы Айдар Хөснетдинов һәм мультиинструменталист Тимур Митронин булган үзенчәлекле музыкаль проект), татар музыкасын рэп, хип-хоп һәм электроника белән баетучы артист HEASAM, Саба районыннан чыккан заманча музыкаль проект белән Taraf һәм аңлаешлы татар телендә, җитди музыка астында, турыдан-туры һәм көлкеле текстлар башкара торган артист һәм позитив блогер Кармак һ.б. гөрләтте. Ә «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсенең хӘдлайнеры этник тамырларны һәм заманча музыка стилен берләштереп, үзенчәлекле иҗат җимеше тудыручы артист Defne иде.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 2006 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге акция 21 тапкыр үткәрелде һәм үз эченә 20дән артык чараны һәм проектны алды. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да оештырыла. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, пандемия вакытында да тормышка ашырылды һәм бүгенге көндә ул киң колачлы иҗтимагый хәрәкәткә әверелде.Чараның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.





