ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Без Тукай варислары” Бөтенроссия конкурсы узды
Түбән Камада “Без Тукай варислары” Бөтенроссия конкурсы узды

Түбән Камада “Без Тукай варислары” Бөтенроссия конкурсы узды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасы “Без – Тукай варислары” Бөтенроссия конкурсын уздыру мәйданчыгы булды. “Сөембикә” балалар бакчасында булган бәйрәм дулкыныннан әле дә шатланып-куанып йөрим. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә 2011 нче елны – Тукай елында нигез салынган “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән бәйге быел унбишенче мәртәбә уздырылуы белән тарихка кереп калды. Бу инде икеләтә юбилей, икеләтә шатлыклы бәйрәм дигән сүз.

Әлеге эчтәлекле һәм дә әһәмиятле бәйгедә катнашучыларның саны, географиясе киңәйтүен дәвам итә, быел Ижау, Уфа, Самара, Төмән, Пермь гаиләләре дә кушылды. 58 видеоматериалдан жюри 14 иң яхшыларын, бәйгенең таләпләренә туры килгәнен сайлап алды, алар 24 нче апрельдә узган финал чарасына чакырулы иде. Конкурсантлар үзләренең сәләтләре белән бергә татар гаиләсендә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗаты ярдәмендә балаларны тәрбияләү серләрен ачтылар, саф татар телендә аралашуларын күрсәттеләр.

Финал өлешендә Арча, Биектау, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәре һәм районнарыннан балалар гаиләләре белән көч сынаштылар. Тукайны төрле яклап ачып бирделәр алар. Әсәрләрен заманча сәхнәләштерү, үзләрен чын артисларча тәкъдим итү, татар телендә камил сөйләшү – әлбәттә барысы да зур хезмәт таләп итә. Һәрбер бала туганнары (энесе, сеңлесе, апасы, абыйсы, әбисе-бабасы), әниләре белән чыгыш ясадылар, ягъни гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатын чагылдырдылар. Гаилә башлыклары катнашуы гомумән күркәм күренеш, шунысы куанычлы алар елдан ел күбәяләр, шуңа да Тукай варисларының чыгышларын бәяләү җиңелләрдән булмады…

Шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын елдагыча иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән торган мәртәбәле жюри: мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы; «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызы; 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галиева Резидә Рәис кызы; «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина; «Туган як» газетасының баш мөхәррире Фәрит Фәйзетдин улы Имамов, балалар һәм гаиләләр чыгышын бәяләде.

Бәйгенең алыштыргысыз иганәчесе һәм оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, шәһәрнең мактаулы гражданы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Мәҗит улы Ганиев. Ул шулай ук бәйгенең иң җаваплы вә мактаулы жюри эшен җитәкли һәм балаларга берсеннән-берсе матур, истәлекле бүләкләр биреп үсендерә. Әлеге истәлекле бүләкләрне салу өчен зәвыклы, затлы “Тукай варислары” дип язылган пакетларны ел саен «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызы ясатып алып килә. Аларга да зурдан-зур уңышлар, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Элек-электән, бәйгенең беренче елыннан ук әти-әнисе белән катнашкан варисларны хуплап, ягъни татар гаиләләренә кызыксындыру бүләге тапшырыла иде. Быел исә, Тукай варисларының унбиш еллыгы уңаеннан иҗади якын килеп әзерләнгән, тулы гаилә белән катнашкан иң үрнәк, иң күркәм, иң сәләтле, иң иҗади, иң тырыш биш гаиләгә махсус кубоклар әзерләнгән. Мондый төр бүләккә Карамовлар, Мурзахановлар, Мадъяровлар, Әюповлар һәм Арслановлар гаиләләре ия булдылар. Моннан тыш 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе, “Тукай варислары” бәйгесенең идея авторы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова гаиләләрнең тагы да бәхетле булуын теләп “Гөлбакча” дигән китабын бүләк итте. Тукай варислары яшәгәндә, яшәячәк туган телебез, диде ул зур горурлык белән. Мин дә үз чиратымда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе, “Тукай варислары” бәйгесенең идея авторы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың башкарган эшен зурлап, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдым. Түбән Камада булып кайтуыма, үзем дә Данис Фәнис улы Шакировка рәхмәтлемен.

Чыннан да Тукай варислары булганда киләчәк буыныбыз ышанычлы. Бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булуына һич шигебез юк. Без Тукайны өйрәнәбез, ул калдырган бәһасез мирасны түкми – чәчми киләчәккә алып барырбыз.

«Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*