Киров өлкәсе (Нократ Аланы шәһәре) актив яшьләре, шулай ук Удмуртия Республикасы «Иман» татар яшьләре берлеге вәкилләре 18 апрель көнне узган Рубин һәм Акрон командалары арасындагы матчта катнашып, үз командаларын актив рәвештә алга кудылар.
Әлеге сәфәр татар яшьләрен, спорт сөючеләрне һәм мәдәни кыйммәтләрне хөрмәт итүчеләрне берләштергән әһәмиятле вакыйга булды. Барлыгы якынча 150 кеше әлеге уенга килеп, уен дәвамында көчле рух, дәрт һәм чын җанатарлар мөхитен тудырдылар.
Чарага аерым ямь өстәгән вакыйгаларның берсе — татар эстрадасы йолдызлары Фирдүс Тямаев, Айдар Галимов һәм Әлфинә Әзһәмова чыгышлары булды. Аларның җырлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте һәм чараның рухын тагын да баетты.
Әлеге сәфәрне оештыру һәм яшьләрне җәлеп итү Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә тормышка ашырылды. Конгресс тарафыннан яшьләр сәясәтен үстерү, спортны популярлаштыру һәм төбәкләр арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту юнәлешендә даими эш алып барыла.
