tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Кояш бердәнбер һәм куәтле җисем булып күренсә дә, ул 5 млрд елдан соң сүнәчәк гадәти бер йолдыз…”

ВИДЕО: “Кояш бердәнбер һәм куәтле җисем булып күренсә дә, ул 5 млрд елдан соң сүнәчәк гадәти бер йолдыз…”

Рәшид Сюняев – атаклы астрофизик, Россия фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы Татарстан һәм Башкортостан Фәннәр Академияләренең шәрәфле әгъзасы,  ике тапкыр РФ дәүләт бүләге иясе. Ул РФдәге, Германиядәге һәм АКШ тагы фәнни институтларда һәм лабораторияләрдә зур фәнни-тикшерү эшләрен җитәкли.  Астрофизика фәнен, планеталар һәм йолдызлар тормышын аның кебек тирән белүче галимнәр бик аз. Төрле илләрнең академияләренә кабул ителгән һәм астрофизика буенча дөньядагы иң зур бүләкләргә лаек  булган Рәшит Сюняевның лекцияләре зур кызыксыну уята, аларны тыңлау  бик тар даирәдәге белгечләргә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә генә насип була.

   2018 нче елның 3 августында Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Рәшит Сюняевың махсус лекциясен тыңладылар. Кояшның һәм башка йолдызларның кайдан килеп чыгуын, бу йолдызларның һәм планеталарның кая  таба һәм ничек хәрәкәт итүен, аларның тагы ничә ел яшәячәген кешелек дөньясы һәрвакыт белергә теләгән. Марста яки башка планеталарда тормыш бармы? Җиһанда без бердән-бер җан ияләреме? Җир планетасыннан һәм кешеләрдән башка цивилизацияләр дә булырга мөмкинме икән?   Мондый сораулар яшьләрне бигрәк тә кызыксындыра. Рәшит Сюняевның фэнни хезмәтләре һәм лекцияләре җиһанның төзелешен һәм йолдызлар язмышын шактый төгәл тасвирлый, табигый һәм төгәл фәннәргә яшьләрнең игътибарын арттыра. Лексиянең беренче өлешен  карагыз. Барлыгы 4-5 кисәктән торачак бу  чыгышны безнең инетрнет порталында карый аласыз.  (Дәвамы бар)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*