tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татар халкы үсеше стратегиясен төзү буенча фикер һәм тәкъдимнәр

ВИДЕО: Татар халкы үсеше стратегиясен төзү буенча фикер һәм тәкъдимнәр

Татар халкы үсеше стратегиясен төзү буенча эшче төркем Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган утырышта үз тәкъдимнәрен җиткерә. Стратегия һәр татар гаиләсенә, һәр татар авылына барып җитәрлек булырга тиеш, ди Татарстан Премьер–министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

 Утырышта катнашучылар фикеренчә, татар халкы үз мәдәнияте белән иң алдынгы халыклар дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Моның өчен опера һәм балет театрының халыкчан булуы, музыкаль театрны оештыру  кирәк. Стратегиядә шуны да күзалдында тоту сорала.

Фикер алышучылар арасында таяну ноктасын эзләүчеләр, чит төбәкләрдә татар мәктәпләре, балалар бакчаларын ачу юлларын ничек табарбыз ,дип уйланучылар да бар. Утырышта катнашучы яшь буын үз тәкъдимен җиткерә. Ярдәмгә татар берләшмәләре килергә мөмкин. Стратегиядә аларны үстерүгә дә игътибар булсын иде, диләр.

Татар дөньясы өчен тарихи документның нинди телләрдә булырга тиешлеге хакында да фикерләр яңгырады. Аның белән киләчәктә өч телдә танышу мөмкин булачак.              

Один комментарий

  1. Стратегия нинди телдә язылырга тиеш? Минемчә татар телендә. Урыс һәм инглиз телендә тәрҗемәсе булса, үзебез өчен аз гына булса да ихтирам сизелер төсле. Татар милли-мәдәни һәм мәгариф үсеше турындагы идеологик – стратегия булгач, нигә соң без һаман нинди телдә икәненә басым ясап гомер уздырабыз кебек. Әле тагын сораучылар да булырга мөмкин: нигә чуваш, мари телендә түгел дип. Миңа калса, аерым-ачык сүз бара – Татарстан Республикасында татарча сөйләшүнең кысырыклануы, хәтта тыелуы турында. Шулай булгач – татар телендә инде. Фикерләрегез тупланмаган, нигезләнмәгән һәм янып-көеп фикенең кыйммәтен аңларга тырышучыларыгыз да…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*