tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югалту – җиңел, кайтару мөмкин түгел
Югалту – җиңел, кайтару мөмкин түгел

Югалту – җиңел, кайтару мөмкин түгел

Ижауның Татар бистәсендә тарихи милли-мәдәни объект дип танылырлык биналар юк диярлек. Әмма архитектурасы белән бу исемлеккә керергә дәгъва кылырлык “Спартак” халык иҗаты йорты бинасы бар. Ул 1939 елда кинотеатр буларак төзелә, заманы өчен шактый матур биналарның берсе була. Хәзер инде шаккатырмаса да, купшылык элементлары эчтә әле дә саклана – дивардагы барельефлар, бизәкле авыр агач ишекләр. Белгечләр, мондый проект белән төзелгән биналар Россиядә икәү генә калган диләр.

“Спартак”та инде күптән кинолар күрсәтелми, ә менә сәхнәсе бушап тормый. “Халыклар иҗаты йорты” буларак, анда татар ансамбльләре дә эшләп килә. Узган ел бинаның язмышы халыкны шактый борчуга салды: бөтенләй сүтәләр икән, аның урынына заманча сәүдә йорты салалар икән, дигән хәбәрләр йөрде. Әллә ничә җыелыш узды. Әлбәттә, бина шактый тузган. Капиталь ремонт кирәклеге көн кебек ачык. Аны башкарып чыгу өчен инвестор җәлеп итеп, “Спартак”та күп функцияле мәдәни-ял итү һәм сәүдә үзәге ачу халыкта хуплау тапмады.

Без, милли оешмалар төзекләндерү эшләренә Татарстан Республикасыннан ярдәм сорап мө­рәҗәгать иткән идек. Ут күршеләребез бинаны төзекләндергәннән соң, аңа “Татар мәдәнияте үзәге” исеме бирү шарты белән ярдәм итәргә әзер булуларын белдерәләр. Агымдагы ел башында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиевның Ижауга визитында да шул тәкъдим яңгырады. Аннан соң ярты елга якын вакыт узды. Тик, шәһәр башлыгы юк дигән сылтау белән, бу юнәлештә бер эш тә башкарыл­мады.

Ниһаять, икенче октябрьдә Ижау хакимияте вәкилләре, татар милли оешмалары һәм “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелеге катнашында киңәшмә узды. Җитәкчеләрне “Спартак” халык иҗаты йортын төзекләндергәннән соң “Татар мәдәнияте үзәге” дигән исем бирелү шарты куркыта булып чыкты. Янәсе биредә татарлар гына түгел, төрле милләтләрнең ансамбльләре шөгыльләнә, алар каршы килмәсләрме? Шуңа күрә декабрь аена кадәр бу хакта халык фикерен белүне оештырырга тәкъдим иттеләр. Моны оештыруны Ленин районы хакимиятенә һәм “Спартак” халык иҗаты йортына йөкләделәр.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*