tatruen
Баш бит / 2012 (страница 8)

Архив за год: 2012

Риза Бәдретдин: “Янә татар булып яшисем килә”

Финляндиядә туып үсеп 20 ел Германиядә банкта эшләгән Риза Бәдретдин мотоциклга утырып Казан татарларын күрергә килгән. Риза Бәдретдин – Германияда гомер кичерүче татар. 20 ел банкта эш куйганнан соң, мотоциклга утырып ирекле сәяхәткә чыгып китә. Европа һәм Русия үтәли Казанга килеп җиткән. Мотоцикл һәм җилкәсендәге бер рюкзактан кала бернәрсәсе дә юк. Казанда дуслары да, танышлары да күп түгел. Казанга ике ...

Дәвам »

Фәрит Уразаев: “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”

Алтае крае Барнаул шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы Александр Карлин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Сабантуй барышында Татарстан белән Алтай арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Барнаул Сабантуенда булып кайтты. Алтайда үткән бәйрәм Сабантуй хәрәкәтендә нинди урын алыр? Шул турыда Фәрит Яскәр улы ...

Дәвам »

Финляндия татарлары турында беренче фильм чыкты

Апрельнең 19ында Хельсинкида Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы бу фильмны беренче тапкыр карарга җыелды. Бу хакта фильмның проект җитәкчесе, имам Рамил Беляев сөйләде. – Рамил хәзрәт, фильмны төшерү идеясе ничек туды? – 2010 елда Хельсинкида татарларның дини һәм милли оешмасы үзенең 75 еллык юбилеен үткәрде. Шул оешма өчен төзелгән мәркәз бинасына да 50 ел булды. Менә шул бәйрәмгә туры ...

Дәвам »

Казанга Уфадан 33 татар шәхесенең портреты килә

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам Вәкил Шәйхетдиновның татар шәхесләренә багышланган күргәзмәсе ачыла. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 33 татар кешесенең портретын әзерләп килгән. Күргәзмә 20 апрельдә 15.00 сәгатьтә ачыла. Анда килүчеләр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, артистлар Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, язучы Туфан Миңнуллин һәм башкаларның портретларын күрә алачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ...

Дәвам »

Р.Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны сәламләде

24 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Дәвам »

Мин үзем нәрсә эшләдем?

Разил ВӘЛИЕВ исеме татар кешесенә һәр яктан таныш. Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, депутат һәм милли җанлы татар кешесе ул. Мин аны үзем тел тегермәне белән түгел, игелекле гамәлләре белән аерылып торучы кеше буларак хөрмәт итәм. Дәүләт Советында инде ничәмә-ничә еллар бик күп игелекле эшләр башында торучы кеше буларак ул һәрвакыт диярлек дөнья гизә. Һәр сәфәрендә дөньяның төрле төбәгенә сибелгән ...

Дәвам »