tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Р.Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны сәламләде
Р.Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны сәламләде

Р.Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны сәламләде

24 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы инициативасы белән татар авыллары эшкуарларын берләштерү һәм тәҗрибә алмашу максатыннан Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены оештырылды. Пленар утырышта авылдагы эшкуарлык мәсьәләләре: авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләрен борчыган проблемалар, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, шулай ук эшкуарларның туган телне, милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

“Казан” милли-мәдәни үзәгенә Россиянең 27 субъектыннан 300 дән артык, Татарстаннан 60 эшкуар җыелды.

Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Ул әлеге чарада катнашу өчен ТР башкаласына килүчеләргә рәхмәт белдерде, мондый чараларны үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте:

“Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены – кирәкле чара. Безнең барыбызны да татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре кызыксындыра”, – дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм шушындый чаралар моңа ярдәм итә дип өстәде.
ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә без нәкъ менә авылда үзебезнең гореф-гадәтләребезне, тормыш рәвешен, традицияләр, мәдәниятебезне саклый алабыз. Шунлыктан авылга бик сак мөнәсәбәттә булырга, салада эш урыннары булдырырга кирәк. Эш формасы – татар авыллары эшкуарлары җыены – бик уңышлы, дип саный ул.

ТР Президенты татар эшкуарларын Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә яхшы белүләрен билгеләп үтте. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Республика Президенты фикеренчә, бүгенге көндә эшкуарларны борчый торган проблемалар хакында фикер алышу һәм алдагы үсеш, хезмәттәшлек юлларын билгеләү зур әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов чит илләргә һәм Россиянең төрле төбәкләренә сәфәрләрендә татар диаспорасы белән очрашуын ассызыклап үтте. “Без татарларның, кайда гына яшәсәләр дә, туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышуларына һәрвакыт шатланабыз”, – диде ул.

Республика башлыгы Татарстанда телләрне, шул исәптән татар телен үстерүгә җитди игътибар бирелүе хакында сөйләде.

Татарстан Президенты чарада катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. “ТР җитәкчелеге татар авыллары эшкуарларына тиешле ярдәмне күрсәтергә тырыша”, – дип сүзен төгәлләде ул.

Пленар утырыш барышында җыенда катнашучылар алдында шулай ук Башкортостан Республикасы, Самара, Омски өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов Казанда агросәнәгать паркы төзелүен билгеләп үтте һәм фермерларга үз продукцияләрен шунда сатарга тәкъдим итте.

Пленар утырыш төрле төбәкләрдән килгән эшкуарларның чыгышлары белән дәвам итте. 25 мартта чарада катнашучылар Чуашстан Республикасына юл тоттылар. Биредә алар Шыгырдан, Урмай, Тукай кебек татар авылларында мәчет, мәдрәсә, балалар бакчаларында булдылар һәм җирле эшкуарларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Шул ук көнне әшмәкәрләр җыенының төп оештыручылары татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” оешмасына рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Автор: Алия Җамалиева
tatar-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*