tatruen
Баш бит / 2013 / Октябрь (страница 7)

Архив за месяц: Октябрь 2013

Телләргә битарафлык бәла китерергә мөмкин

Языковой нигилизм до добра не доведет    Учитель истории и иностранных языков Альберт Аминов откликнулся на статью  об изучении национальных языков из раздела «Актуальное мнение» .  

Дәвам »

Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Унсигезенче октябрьдә Чаллы шәһәре Дәүләт драма театры бинасында Зифа Кадыйрованың 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узачак. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябренда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978нче елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшли һәм иҗат белән шөгылләнә. Зифа ханым Кадыйрова иҗатка ...

Дәвам »

Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар

Унсигезенче октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтнда аспирант һәм студентларның “Телләрне саклау һәм үстерү” темасы астында Вахит Хөҗҗәт улы Хаков укулары узачак.

Дәвам »

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра

Агымдагы елның 16 октябрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра. Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары. ...

Дәвам »

Корбан бәйрәме уңаеннан котлау

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, ...

Дәвам »

Тәлгать Таҗетдингә тәбрикләү сүзе

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне, Ислам дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып торган татар халкының рухи юлбашчыларының берсен, ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез – 65 яшь тулган көнегез белән котлый. Аллаһының тәкъдире белән мөселманнар золым кичергән бер чорда Сез икеләнмичә хак дин юлын сайладыгыз, атаклы уку йортларында гыйлем ...

Дәвам »