tatruen
Баш бит / 2013 / Ноябрь (страница 11)

Архив за месяц: Ноябрь 2013

Ульяновскида укытучылар съезды узды.

Ике елга бер тапкыр уздырылучы съездга делегат итеп сайланган кайсы гына укытучы белән сөйләшсәң дә, мондый чараларның мөһимлеген һәм фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен ана теле укытучыларына шундый мәйдан кирәклеген ассызыклап сөйләделәр.

Дәвам »

Бүген – Татарстан Конституциясе көне

Бүген – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның ...

Дәвам »

Иң мөһиме – милли үзаңны ныгыту!

Программа - татар халкының миллилеген саклау, татар милләтен үстерү юнәлешендә уку –әсбаплары, методик ярдәмлекләр, дисклар чыгару өстендә эшләячәк, шулай ук программада социологик тикшеренүләргә дә урын каралган

Дәвам »

Чуашстандагы төбәк милли мәдәни автономиясе яңа рәис сайлады

31 октябрь көнне, Чуашстанның Комсомол районында төбәк татар милли мәдәни автономиясенең хисап-сайлау җыелышы узды. Анда республиканың барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап автономия рәисе Кыям Пахалов хисап тотты. Республикада татарлар өчен автономия тарафыннан башкарылган эшләргә, автономия рәисенә җыелган халык рәхмәтләрен белдерде. Бу җыелышта автономиянең яңа рәисен дә сайладылар. Ул татар дөньясына шактый мәгълүм шәхес, Татарстанның ...

Дәвам »

Җаектагы Тукай исеме белән бәйле тарихи бина элеккеге матурлыгын кайтара

Галиәсгар Усманов йорты яныннан узып йөргәндә Җаекта яшәүче татарларның бик күп еллар йөрәкләре әрнеде. Чөнки ул коточкыч ташландык хәлдә иде. Ә бит нәкъ менә шушы йортта Тукайның Җаектагы беренче биш елы үтә. Биредә ул туганнары арасында, тынычлап укып яши. Җаек татарларының ташландык биналарны төзекләндерү тәҗрибәсе шактый. Алар үз көчләре белән Кызыл мәчетне, Мотыйгулла хәзрәт йортын (хәзер анда Тукай музее) торгызалар, мәдрәсә төзиләр. ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары мәҗлесенең яңа сайланган җитәкчесе Рефат Чубаров исеменә тәбрикләү хаты юллады.

Дәвам »

Калфаклы сандугач

31 нче октябрь көнне Казанның Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач–2013" татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII-төбәкара ачык фестиваль-конкурсының гала–концерты узды.

Дәвам »