tatruen

Архив за день: 12.03.2014

Малмыжда “Нократ моңнары” фестивале үтте

9 мартта Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендэ III төбәкара “Нократ моңнары” фестивале үтте. Катнашучылар өч номинациягә: 14-17, 18-36 һәм 36 яшь һәм олыраклар – бүленеп ярыштылар. Хореография, вокал соло һәм ансамбльләр булып чыгыш ясаган үзешчән артистлар Киров өлкәсенең Малмыж һәм Көлмәз районнарыннан, Нократ Аланы шәһәре һәм районыннан, Татарстанның Балтач районыннан килгәннәр иде. Барлыгы 160 кеше. Фестивальга Малмыж хакимияте башлыгы һәм Киров ...

Дәвам »

Музей яшь талантларны очраштыра

14 март көнне Муса Җәлил музей-фатирында зур очрашу була. Бирегә М.Җәлил исемендәге республика премиясенең 2013 елгы лауреатлары җыелачак. М.Җәлил исемендәге премия 1968 елдан бирле Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар ...

Дәвам »

Туфан ага укучыларны битараф калдырмады

11 мартта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең жюри утырышы узды. Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Хәзерге вакытта 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенә 777 гариза килде. Конференциядә катнашучылар 5 төрле номинациядә (шигърият, журналистика, фәнни эшләр, драматургия, укытучылар өчен Түгәрәк өстәл) ...

Дәвам »

Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак

Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның “LA Opera” театрында Доницеттиның “Лючия ди Ламермур”  операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк.  Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан. Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук “Лючия ди Ламермур” спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак. Фоторәсемнәр “LA Opera” сайтыннан алынды.

Дәвам »

Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясаячак

Танылган автор-башкаручы Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясарга чакырылган. Әлеге чара бүген Мәскәүдә журналистларның үзәк йортында узачак. Флора үзе язган "Россия хатын-кызлары" җырын башкарачак

Дәвам »

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...

Дәвам »