tatruen
Баш бит / 2014 / Октябрь (страница 3)

Архив за месяц: Октябрь 2014

Әстерханда Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы”

“Әстерханга Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы” килә дигән язулар шәһәр урамнарындагы афишаларда, өлкәбезнең татар телендә чыга торган “Идел” газетасында, интернетта язылды.

Дәвам »

Мәскәүдәге “Ак калфак”

Шушы көннәрдә бу оешма җитәкчесе, танылган җырчы Наилә Фатехова Казанга «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына ел буена башкарган эшләре турында хисап җибәрде.

Дәвам »

Татар мәктәбенә – 10 ел.

Илебезнең кайбер төбәкләрендә балалар саны аз, белем дәрәҗәсе түбән дигән сәбәпләр белән, милли мәктәпләр ябылганда, Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбендә укырга теләүчеләр күп булганлыктан, киләсе уку елыннан сабыйларны беренче сыйныфка конкурс нигезендә кабул итәргә ниятлиләр.

Дәвам »

Казан үзәгендә – яңа мәчет

Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында озакламый мәчет ачылачак. 24 октябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин комплекстагы мәчет булачак бинаны карады һәм хуҗалар белән аралашты.

Дәвам »

Биектау авылларында “Ак калфак” оешмалары ачыла

23 октябрь көнне Биектаудагы (Татарстан районы) “Ак калфак” оешмасы Айбаш авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары,укытучылары белән очрашу уздырды.

Дәвам »