tatruen
Баш бит / 2018 / Февраль (страница 25)

Архив за месяц: Февраль 2018

Яшь язучыларга Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр

Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә «Әллүки» берләшмәсеннән кереп киткән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15ләп студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, фикер уртаклаша, тәҗрибә туплый.

Дәвам »

Оксфордның глобаль телләр проектына татарча-инглизчә сүзлек өстәлде

Оксфорд сүзлеге нәшрияты Oxford Global Languages (OGL) – Оксфордның глобаль телләр проектына татар телен өстәде. Татар теле OGL га кертелгән беренче төрки тел булды. Бу турыда Oxford Dictionaries хәбәр итә. Онлайн-сүзлек татар сүзләрен инглиз теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү мөмкинлеге бирә. “Татар телендә аралашучыларның энтузиазмы һәм белемнәре Oxford Global Languages белән берләштерелде. Әлеге эш без бергәләп телләр буенча берләшкән җәмгыятьләрнең рухын ...

Дәвам »

Бүген Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана

«Без – татарлар» дип исемләнгән әлеге өч айлык бушлай курслар Казанның «Кабан арты», «Гаилә», «Тынычлык», «Әниләр», «Ярдәм» мәчетләрендә; республиканың Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга мөхтәсибәтләрендә узачак.

Дәвам »

“Дулкыннар” бәйгесе татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага багышлана

«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.

Дәвам »