Халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмен табигать тә көтеп алды. Иртә белән башланган яңгыр төшкәчә туктады һәм кояш үзенең җылы нурларын җиргә сибә башлады.

Котлау сүзләре белән вакытлыча шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук, Татарстан
Котлау сүзләре белән вакытлыча шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук, Татарстан Республикасы кунагы – Баулы район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Россия Герое очучы Владимир Шарпатов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова чыгыш ясадылар. Ринат Газизулла улы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм 
Традиция буенча сәхнәдә иң кечкенә һәм иң өлкән кунакларга бүләкләр тапшырдылар. Нәни Алия Имашеваның тууына 20 көн, “Заречье” мебель фабрикасы хезмәт ветераны Наилә Кадыйровага 90 яшь тулды.
Сәхнә каршына Ростелеком оешмасы зур экран утырткан. Аннан мәйданда нәрсә барганын халык ерактан, төрле почмактан күзәтеп торды. Бик шәп концерт куелды. Баулы делегациясе матур чыгышлары белән Себер халкының мәхәббәтен яулады. Җирле артистларның җыр-биюләрен тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Татарстанның популяр артисты Вил Усмановны төмәнлеләр дәррәү кубып каршы алдылар.
Мәйданда көрәш кызды. Чын мәгънәсендә, кискен һәм гадел барды. Көчле, оста 
Осталар – Ялутордан “Әбием” бренды әгъзасы Гашия Василевская, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгеннән Гөлнәзирә Мөстәкыймова, “Этнос” балалар үзәгеннән Әлмирә Галеева килгәннәр. Алар агачлар янында, ышыкта, өстәлләр артында мастер-класслар үткәрделәр. Балалар тиз арада йомшак уенчыклар тектеләр һәм башкасы. Нәкъ 16.00 сәгатьтә барлык кеше бию буенча флешмобка басты. Аннан соң бәйрам дәвам итте, ул көн кичкә авышкач кына тәмамланды.
Сабантуйның көрәш буенча абсолют батырлары быел икәү булды. Олылардан – Турал Азимов, үсмерләрдән – Радмир Ерметов җиңделәр. Көрәшне I категориядәге баш судья Сергей Велижанин алып барды.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.