
- Без татарча диктантны 3 кенә кеше яздык, кызганычка каршы. Барысы да булдыра алмыйбыз дип килмәделәр. Ә безгә БИК охшады. Мәктәп елларын искә төшереп, канатланып, чын куңелдән сөенеп, шундый горурлык тойгылары белән татарча яздык. Киләсе елда узачак акциягә пропоганданы бүген үк башлыйбыз, – ди “Чишмә” татар-башкорт оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина.
Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзекне Минск шәһәрендә “Чишмә” татар-башкорт оешмасы рәисе Эльвира Левшевич укыган.