Азнакай шәһәр мәдәният йортында “Каз өмәсе” бәйгесе узды. Бәйрәм тамашасын карарга район үзәгенә авыллардан тамашачысы җыелды.
Борын-борынгыдан килгән “Каз өмәсе” йоласы Азнакай сәхнәсендә бәйге буларак уздырылды. Бу көнне авыл үзешчәннәре борынгы йолаларны күрсәтеп, осталыкта, булганлыкта көч сынашты. Биредә үк каз ярминкәсе оештырылган иде.